Һәрьяклап әзер торырга
Яз җитеп, карлар эри башлау белән, халык шомга төшә: ташу куркынычы янамыймы? Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең 3 апрель көненә биргән мәгълүматыннан күренгәнчә, Сарабиккол янындагы Шушма елгасы 45 сантиметрга күтәрелгән.
Авыл җирлекләре, шулай ук "Водоканал", "КомводСтройСервис" җәмгыятьләре, Шөгер күптармаклы җитештерү предприятиесе тарафыннан халык өчен мөһим булган объектлар эшчәнлеге,...