Татарстанда төзәтү колониясенә кырыну геле савыты эчендә телефон кертмәкче булганнар
Россия Федерациясенең Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре СИЗОга һәм колониягә тыелган предметларны кертү омтылышының ике очрагын булдырмый калган. Бу хакта «Татар-информ»га идарәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.