Театр тег белән яңалыклар
-
Лениногорскилылар "Каеннар белән сөйләшү" дигән театраль күренеш карады
Кичә Мәдәният сараенда Туймазы татар дәүләт театры Роберт Миңнуллин шигырьәреннән төзелгән "Каеннар белән сөйләшү" дип исемләнгән искиткеч театраль күренеш күрсәтте. Ярты залдан әз генә күбрәк шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучыларыннан торган тамашачы җыелган иде. Шулкадәр оста, халыкка аңлаешлы итеп куйдылар. Балачактагы шигырьләреннән тотынып, тулы бер тормыш юлын чагылдырып, уйнадылар. Бу...
-
Лениногорск халкы, спектакль карарга рәхим итегез
Р.Шиһап исемендәге татар халык театры районыбыз авыллары буйлап гастрольләрен дәвам итә. 28 февральдә - "Сүндермәгез сәрби чәчәген" спектаклен Урдалы авылы мәдәният йортында күрсәтәчәкләр. Башлана 18.00 сәгатьтә. 7 мартта "Сүндермәгез сәрби чәчәген" спектаклен мәдәният йортында Үрнәк авылы халкы карый алачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.
-
Лениногорск халык театры авылга чыга
Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры тамашачыларга өр-яңа спектакль әзерләгән. Ул Рәисә Ишморатованың "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" пьесасы буенча эшләнгән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Театрның режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина: - Спектакльдә мылтык тавышы да, танклар да юк. Сүз сугышта хәбәрсез югалган Мирзаһит гаиләсе турында бара, - ди. Ир сугышка киткәндә,...
-
Тинчурин сәхнәсендә - якташыбыз әсәре
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры шушы көннәрдә якташыбыз Рәмзия Габделхакованың "Өзелгән яфраклар" әсәренең премьерасын куйды. Барлыгы сигез артист уйный, жанры - моңсу комедия, дигәннәр афишаларында.Телевидение журналисты белән әңгәмәләрендә спектакльдә бер ир кеше хатын-кызга әверелә, дигән серне дә чиштеләр.
-
Лениногорск халык театрына – 55 ел
"Идел-йорт" театр фестивалендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның театрга биргән олы бәясе, халыкара "Сатира-юмор" смотрында ишеткән уңай фикерләр Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистларын яңа иҗади үрләргә өнди. Тамашачы рәхмәте, аларның җылы алкышлары, урамда очратканда һәр артистка матур бәя биреп, сәхнәдә яңадан-яңа спектакльләр күрергә теләк белдерүләре - артист...
-
Лениногорск артистларының зур җиңүе
Р.Шиһап исемендәге театр коллективы халык театрларының "Идел-йорт" дип аталучы региональ фестиваленең зональ этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Жюри игътибарына алар Данил Салиховның "Кызлар капкыны" спектаклен тәкъдим итте. Шушы көннәрдә финалга чыгучы театр коллективлары билгеле булды: йөз уналты коллективның бары тик уналтысы, шул исәптән безнең театр артистлары да финалга чыккан. Хәзер...
-
Казанлылар әкият куйды
Шәһәребезнең Мәдәният сараена Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт татар яшь тамашачы театры артистлары килеп китте. Алар Н.Исәнбәтнең «Җиде кыз» музыкаль әкиятен күрсәтте. Аны карарга яшь тамашачылар - мәктәп укучылары килгән иде. Тамашадан укучылар канәгать калды, театр артистларының ешрак килүләрен теләде.
-
“Кызлар капкыны”на эләксәң
Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары шәһәр халкына чираттагы спектакль күрсәтте. Данил Салиховның "Кызлар капкыны" исемле сатирик комедиясендә талантлы артистларыбыз И.Алишева, Р.Сөләйманов, Ф.Тәхауова, Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Сафиуллина һәм башкалар катнашты. Ике сәгать дәвамында барган комедиянең, халык күңеленә хуш килүе, алкышлар яңгыравыннан күренде.