Техника тег белән яңалыклар
-
Районның азык әзерләү техникалары “имтихан тотты” (+ хуҗалык урыннары + ФОТОЛАР)
Тиздән малларга азык әзерләү вакыты җитә. Шуны күздә тотып, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре районнарда азык әзерләү техникаларын карап-күзәтеп чыга, эшкә әзерлеген билгели. 8 июньдә шундый тикшерү безнең районда да үтте. "Татагролизинг" җәмгыятенең баш инженеры Нурсил Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, идарә белгечләре,...
-
Лениногорск аграрийлары язга әзерләнә
Узган атнада район хуҗалыгы җитәкчеләре һәм инженерлары катнашында "АгроИдея" җәмгыяте территориясендә семинар-киңәшмә үтте. Ул киләсе язның кыр эшләренә техниканы әзерләүгә багышланган иде. Җәмгыять белгечләре хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр тәкъдим итте. Ул көнне чит илдә эшләнгән техникалар өчен импортны алыштыру турында да сөйләштеләр.
-
Техниканы киләсе язга әзерлиләр
Үткән атнада район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс үтте. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән махсус комиссия һәр хуҗалыкта булып, техниканы тикшерде. Соңыннан, нәтиҗә ясалды. I урында - "Лениногорская"агрофирмасы"ның Урдалы бүлекчәсе, II урынны "Ленин" җәмгыяте алды.
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куялар
Үткән атнада авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча район хуҗалыклары арасында конкурс узды. Тикшерү белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислек итте. Барлыгы сигез хуҗалык катнашты. Соңыннан комиссия урыннар билгеләде. Нәтиҗәдә I урынны - "Сатурн-Урал", II урынны - "Ленин" җәмгыяте алды.