ТНВ өчен 2-3 млрд сумга 12 катлы «Татарстан «Останкино»сы төземәкчеләр
«Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 2-3 миллиард сумлык проектка алынырга җыена. Казансу буенда төзеләчәк 12 катлы бина турында ТНВ генераль директоры Илшат Әминов «Бу Татарстан «Останкино»сы булачак», - ди.
«Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында ул киләчәк проектының кайбер планнары белән уртаклаша. Барлык комплексны төзү 2-3 миллиард сумга төшәчәк...