Телевидение тег белән яңалыклар
-
Вакытлыча күрсәтми
16 мартта радиотелецентрда ремонт-профилактика үткәрелә, шуңа кайбер тапшыруларны карамый торырга туры киләчәк. Җиһазлары телецентрда урнаштырылган телерадиокомпанияләрнең программалары иртәнге 8.00 дән кичке 16.00 сәгатькәчә күрсәтмәячәк. Бу турыда "россия телевидение һәм радио челтәрләре" предприятиесе хәбәр итә.
-
Игътибар! Каналлар күрсәтелми!
Лениногорск радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 14-17 июль көннәрендә җайланмалары әлеге телеүзәктә урнашкан телерадиокомпанияләрнең тапшырулары күрсәтми, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Ремонт әлеге көннәрдә 9 сәгать 15 минуттан 17 сәгатькә чаклы дәвам итәчәк.
-
Лениногорск районы Шөгер халкы игътибарына
Цифрлы челтәр төзелеше эшләре үткәрелү сәбәпле, Иске Шөгер авылында 9 - 14 декабрь аралыгында сәгать 8дән 18.00гә чаклы телевизион тапшырулар вакытлыча күрсәтмәячәк. Һава шартлары яхшы торса, тапшыруларның күрсәтми тору вакыты кыскарачак.
-
Телевизор караучыларга
Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек уңаеннан, "Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге" безнең радиотелеүзәк мачтасында антенналар системасын урнаштыру белән шөгыльләнәчәк. Шул уңайдан, җиһазлары радиотелеүзәктә булган барлык телекомпанияләрнең тапшырулары 19-24 ноябрь, 26 ноябрь-1 декабрь, 3-8 декабрь, 10-15 декабрь, 17-22 декабрь, 24-25 декабрь көндезге сәгать 8дән 18 сәгатькә кадәр күрсәтмәячәк.
-
Зәңгәр экраннардан тамашачы белән аралашып
20 ел элек Лениногорскида җирле телевидение тапшыруы эшли башлый. 1992 елның мартында телевидение студиясендә беренче трансляция була һәм шәһәр-район халкы телевизор экраннарыннан үзләренең дусларын, туганнарын, хезмәттәшләрен күрә. Башта бары гади үзешчән сәнгать концерты гына күрсәтелсә дә, әлеге вакыйганың мөһим булуы лениногорскилылар өчен ачык күренеп тора. Телекомпания өчен 20 ел -...