Мисырда теракт оештырылган
Теракт А321 самолеты һәлакәткә очраган урыннан йөз чакрым ераклыкта гына булган.
Мисырның Эль-Ариш шәһәрендәге отель янында ике шартлау булган. Бинада судьялар сайлау белән бәйле чара уздырылган вакыт булган. Теракт аркасында өч кеше үлгән. Шартлау чыганагы - мина куелган машина булган. Шәһәр Төньяк Синай провинциясе үзәге санала.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51301-misyirda-terakt-oeshtyiryilgan.html