«Тонированный» тәрәзәле машиналар калырмы?
Татарстанда машина тәрәзәләрен «каралтырга» яратучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. 2015 ел башланып әле ай ярым вакыт кына узуга карамастан, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 8,7 мең (!) шундый хокук бозу очрагын ачыклаган инде.
Билгеле булганча, машина пыялаларын тонировкалау караңгыда аеруча куркыныч. Мондый шартларда машина хуҗасының юлдагы вәзгыятьне контрольдә...