Тормыш дәресләре
Иске Иштирәк мәктәбендә Балаларны яклау көненә әзерлек башланып, аның кысаларында төрле чаралар үткәрелде.
Балалар су буена экскурсиягә барды, анда I-IV сыйныфлар арасында "Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" хакында әңгәмә үтте. Мәктәп китапханәсендә "Табигать һәм кеше" китап күргәзмәсе эшләде. Юл йөрү кагыйдәләре турында класс сәгатьләре узды.