Лениногорскилы хатын-кызны алимент түләмәгән өчен утыртканнар
Лениногорск шәһәр судында озак вакыт алимент түләмәгән хатын-кызның эше каралды, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы.
Аның алимент буенча әҗәте 270 мең сумнан артып киткән. Суд аны 1 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итү карары кылган, ул колониягә озатылган.