Әче борычны кышын тәрәзә төбендә үстереп була
Аны үстерү әллә ни авыр түгел. Төп таләп: тәүлегенә 3-4 сәгать кояш яктысы белән тәэмин итү. Ике-өч айдан әллә ни зур булмаган борычлы, куе куак үсеп чыга. Әче борыч бер урында биш елга кадәр уңыш бирә ала.
Өйдә үстерү өчен иртә өлгерә торган, үзлегеннән серкәләнүче сорт һәм гибритлар кулай. Болар:...