Үзенчәлекле, кабатланмас, туры сүзле Илсөя Бәдретдинованың туган көне бүген
Халык аны ярата, хөрмәт итә. Гади булганы өчен, кеше хәленә керә алуы өчен күптәннән дан казанган Илсөя апабыз.
Шушы матур көндә үзенә исәнлек-саулык кына теләп калабыз! Иҗат чишмәсе саекмасын, яңадан-яңа план-идеяләр белән янып йөрергә язсын!