Россия белән ара өзелү аркасында Төркия 9 миллиард долларлык зыян күрә
Төркия хакимияте исәпләве буенча, Россия тарафыннан кертелгән чикләүләр, шулай ук төрле тармактагы элемтәләр өзелү аркасында ил 9 млрд. доллар зыян күрә.
Бу хакта җирле NTV телекомпаниясенә Төркиянең вице-премьеры Мехмет Шимшек җиткергән. "Россия белән элемтә өзелү аркасында килеп туган кризисның иң начар сценариясе буенча да, Төркия 9 млрд. доллар югалта", -...