Лениногорскида “тычкан чире” йокламый
Ел башланырга өлгермәде, бездә ВИЧ-инфекцияле бер очрак теркәлгән инде.
Бу турыда республика буенча кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге идарәсе сайты хәбәр итә. Андагы мәгълүматтан күренгәнчә, 26 декабрь - 15 гыйнвар аралыгында Лениногорскида "тычкан чире" эләктергән 20 авыру теркәлгән. Чагыштыру өчен: Казанда - 21, Чаллыда - 23, Мамадышта - 12.