Куакбашлыларның шатлыклы вакыйгалары бар, укучыбыз яза
Быел безнең Куакбаш авылында сөенерлек вакыйгалар булды, дияр идем.
Яңа фельдшер-акушерлык бинасы төзелде. Хәзер анда якты, матур. Авыл халкы өчен зур куаныч булды. Иман йортында зур эшләр башкарылды. Мәчетнең тәрәзәсе пластикка алыштырылды. Тышкы ягы тышланган, матур яшел төс белән балкып утыра. Тирә-ягын, ялт иттереп, өмә ясап җыештырдылар. Шулай итеп Корбан...