Undefined тег белән яңалыклар
-
Кулы өзелгән хатын-кыз мәете турында
Кичә Казанның бер урамында кулы өзелгән хатын-кыз мәете табылу турында хәбәр иткән идек. Бүген шуңа моңа бераз ачыклык кертелде. Әлеге күпкатлы йортка видеокамера куелган булган . Ул хатынның йортка керүен һәм иң югары каттан аска сикерүен теркәп барган. Хатын чүп контейнеры өстенә килеп төшкән, шуңа бер кулы һәм аягы өзелгән....
-
Башкортстанда туристлар утырган автобус әйләнеп капланган
Бүген Башкортстанда туристлар утырган автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Автобус салонында 40 пассажир һәм 2 йөртүче булган. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария 8.30да Уфа-Инзер-Белорецк автомобил юлының 56нчы чакрымында булган. Автобусның Анапа-Магнитогорск маршурты буенча баруы булган. "Транспорт чарасы юлдан төшеп, уң ягына яткан. 27...
-
Бер кулы өзелгән хатын-кыз мәете табылган
Казанның Лаврентьев урамындагы 14 А йорты ишегалдын полиция хезмәткәрләре чолгап алган. Анда чүп контейнерында кулы өзелгән хатын-кыз мәете тапканнар, дип язалар социаль челтәрләрдә. Соңрак 56 яшьлек әлеге хатынның өске каттан егылып төшүе турында хәбәр булды. Ул психик авырудан интеккән.
-
Лениногорск педагогы грант отты, котлыйбыз
11 нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" республика грантлар конкурсында җиңеп чыкты. Аңа һәм башка районнарның җиңеп чыккан педагогларына 50 шәр мең күләмендә премия тапшырылачак. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Лениногорсига балта остасы, ташчы кирәк
Лениногорск мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматка караганда, бүген алар базасында биш йөздән артыграк вакансия, ягьни эш урыны бар. Алар барысы да сирәгрәк очрый торган һөнәрләр, мәсәлән, инженер-конструктор, ташчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, балта остасы, билгеле бер категорияле машина йөртүчеләр.
-
Лениногорск юбилеена Россия Президенты В.Путин киләчәкме?
Атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов халык арасында таралган безгә Путин килә икән, дигән имеш-мимешләрне кире какты. Шулай да шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан узачак чараларга Россиянең кайбер министрлык һәм ведомство җитәкчеләре килүе бик мөмкин, диде. Бәйрәм 21, 22 август көннәрендә узачак, әлбәттә инде, анда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов...
-
Лениногорскида велосипедлар урлана тора
Үткән атнада шәһәрдә берәүнең велосипедын урлыйлар. Зыян күрүче аны Ленинградская урамы, 71 нче йорт ишегалдында калдырып торган булган. Чыкса, "тимер ат"тан җилләр искән. Тиз генә эчке эшләр бүлегенә шалтырата, тик әлеге көнгә кадәр велосипед табылмаган. Велосипедыгызны калдырып китмәгез, дип тагын бер кат кисәтә Лениногорск эчке эшләр бүлеге.
-
Татар китапларына бәя төшкән
Арада 20, 25, 30, хәтта 15 сумлык китаплар да бар. Һәм нинди китаплар әле. Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты "Түбән бәя" акциясен игълан иткән. Нәшриятның социаль челтәрләрнең берсендә хәбәр ителгән белдерүеннән күренгәнчә, 100дән артык китап 20 сумнан башлап сатуга куелган. Араларында хәтта 15 сумлык китап та...
-
Лениногорскида яңа парк ачылды
Лениногорскиның нефтьчеләр яшәүче 7 нче микрорайонда тантаналы төстә балалар паркы ачылды. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге. Әлеге районда торак йортлар саны елдан-ел арта барды, шуның белән бергә, кайчандыр ташландык булган җирләр төзекләндерелгән уңайлы урынга әйләнер, дигән ышаныч та ныгыды. 2013 елда монда нефтьчеләр тырышлыгы белән заманча балалар бакчасы...
-
Лениногорскилылар, Ураза бәйрәме белән сезне!
Ураза бәйрәме гаиләләребезгә шатлык-сөенеч, иминлек алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч уятсын, күңелебез игелеклелек белән тулсын.
-
Иртәгә - 5 июльдә һава торышының начарлануы мөмкин
Татарстан метеорологлары 5 июльдә Татарстан территориясендә яшен һәм көчле җил булачагы турында хәбәр итә, боз да яварга мөмкин. Сак булыгыз.
-
“ГАЛИМОВЛАР” КФХда сыер саны 9 дан 46га җиткән
Әнә Керкәле авыл җирлегендә урнашкан Галимовларның фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. 2013 елның башында оешып, Керкәленең ташландык фермаларын ремонтлап, үз эшчәнлекләрен шуннан башлап җибәрәләр. Алар бәхетенә, «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль программасы старт алып, гамәлгә керә, Наил абый, районда беренчеләрдән булып, шунда катнашып, грант ота. Грант сүзе кыска гына...
-
Лениногорскилылар өчен “кайнар линия”
7 июльдә Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлекчәсе 13.00 - 15.00 сәгать аралыгында «кайнар телефон линиясе» үткәрә, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Гражданнарга начальник урынбасары - дәүләт регистраторы Ильмаирова Елена Николаевна җавап бирәчәк. Телефон: 5-44-59.
-
Лениногорскилылар өчен “кайнар линия”
7 июльдә Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлекчәсе 13.00 - 15.00 сәгать аралыгында «кайнар телефон линиясе» үткәрә. Гражданнарга начальник урынбасары - дәүләт регистраторы Ильмаирова Елена Николаевна җавап бирәчәк. Телефон: 5-44-59.
-
Лениногорскилылар, язылып калыгыз
3 июль - «Заман сулышы»на язылуның соңгы көне. Әлегә кадәр язылмаганнарга, почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.