Hyundai рейс автобусы ауган: 7 кеше үлгән
Юл-транспорт һәлакәте төнлә М4 "Дон" трассасының 220 нче чакрымында, Узловая шәһәреннән ерак түгел урында булган.
Мәскәү-Ереван маршруты буенча хәрәкәт итүче Hyundai рейс автобусы ауган. Гадәттән тыш хәл аркасында 7 кешенең гомере өзелгән, 30лап пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста балалар булмаган.
Автобус йөртүчесе тән җәрәхәте алмаса да, шок хәлендә, ди. шуңа...