Урак тег белән яңалыклар
-
Лениногорск районында кызу урак өсте
Район кырларында комбайннар гөрелтесе тынмый, һава торышы уңай торганда игенчеләр күбрәк эшләп калырга тырыша. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 26 июль көне мәгълүматына караганда, 5 мең 540 гектар җирдән бөртеклеләр суктырылган. Шуннан 14 мең 437 тонна ашлык җыелган, шуның 8 мең 379 тоннасы арыш, 6 мең 58 тоннасы көзге бодай. Уңыш...
-
Лениногорск районында уракка төштеләр
Районда урып-җыю эшләре башланды. Хәерле сәгатьтә дип телик. Беренчеләрдән булып "Лениногорская" агрофирмасы" хезмәтчәннәре уракка төште. Хуҗалык көзге арыш культурасын беренче көнне 200 гектар суктырган, уңышы да яхшы икән: гектарыннан 32,3 центнер тәшкил итә. Быел район игенчеләре алдында 36 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыю бурычы тора.
-
Татарстанның 29 районында - урак өсте
Татарстанның 29 районында ашлык суктыру эшләре бара. Бүгенгә республика буенча 21,4 мең гектар мәйданнан 49,5 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 23,1 центнер тәшкил итә. Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногрск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа...
-
Районда уракка төштеләр
Районда беренчеләрдән булып, "Сатурн-Урал" хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка кереште. Алар уҗым бодае суктыра башлады. "Сатурн-Урал"дан соң "Лениногорская" агрофирмасы", шулай ук "Зеленогорский бүлекчәсе үзенең кырларында - арыш суктырырга кереште. Игенчеләргә авыр эшләрендә уңышлар телибез.
-
Лениногорскида уракка төштеләр
Районыбыз хуҗалыклары урып-җыюга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 22 июль иртәсенә кырда 45 комбайн эшли, 12 хуҗалыкның сигезе уракка төшкән. Биш көн эчендә игенчеләр барлык мәйданның 5 процентыннан уңыш җыеп алган, 4 мең тонна икмәк суктырылган, уңдырышлылык - гектарыннан 21 центнер.