Урмышлы апалары чәчәк ясый башлаган
Урмышлы авылы китапханәсендә "Мәңге яшисе килә" ветераннар клубының чираттагы утырышы үтте.
Ул - якынлашып килүче хатын-кызлар көненә багышланып, авылда яшәүче апаларны бергә җыйды.
Китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырган чарада авыл апаларының кул эшләреннән бәйге үткәрергә булганнар. Урмышлы апалары кыш көне эшсез ятмый икән: чиккән, бәйләгән, ясаган матурлыктан өстәл тулды....