Юка бозга кермәгез! Татарстанда тагын ике кеше боз астына киткән
Юкка бозга керү куркыныч!.. Бер атна эчендә, 15-21 ноябрь аралыгында Татарстан сулыкларында гадәттән тыш хәлнең 4 очрагы теркәлгән. Аларда 4 кеше батып үлгән, икесен коткарып калганнар.
17 ноябрьдә Ютазы районындагы сулыкта Башкортостанның Туймазы шәһәреннән ике балыкчысы батып үлүе турында хәбәр ителгән иде инде. Алар, балык тоту максатыннан 1,5-2 см калынлыктагы...