Лениногорскига танылган боксчы Николай Валуев килде (ФОТОЛАР)
Бүген Лениногорскида зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде.
"Яшьлек" спорткомплексында турнирның тантаналы ачылу өлеше булды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде: Казахстан, Уфа, Самара, Казан, Красноуфимск, Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Чирмешән, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Лениногорск.
Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Шифа"...