"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы
Виноград күп җимеш бирсен өчен яз көне, кар эрегәч, бераз артык үскән ботакларын кисәргә кирәк. Шулай эшләгәндә, ул сәламәт һәм яхшы үсә. Яхшы уңыш та бирә.
Табиблар көн саен 150дән алып 250 граммга кадәр виноград ашарга киңәш итә. Анда иммунитетны ныгыта торган антиоксидантлар күп, ди белгечләр. Кара виноградта алар аеруча күп. Виноградның моннан тыш та файдалы үзлекләре бихисап.
0