Марат Әхмәтов Татарстанның фермер һәм эшмәкәрләре белән очрашачак
29 октябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов "Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачык сөйләшү" проекты кысаларында фермер һәм эшмәкәрләр белән очрашу үткәрәчәк.
Бизнес белән шөгыльләнүче вәкилләр очрашуга 26 октябрь көнне теркәлә ала. Марат Әхмәтовка сорау бирер өчен бизнес-власть.рф сайтына кереп теркәлергә, яисә RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына гариза юлларга....