Выставка тег белән яңалыклар
-
Казан Кремлендә “Лениногорскнефть”нең 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
28 август көнне "Казан Кремле" музей-заповеднигында Лениногорск шәһәре "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына багышланган "Без башлаган юл" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә "Лениногорскнефть" идарәсенең нефтьче-ветераннары да катнашты. Аларны музей-заповедник директоры Зилә Вәлиева сәламләде. Лилия Гаделшина
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда “Серле океан дөньясы” күргәзмәсе ачылды
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Серле океан дөньясы" күргәзмәсе ачылды. 9 июль көнне анда "Алый парус" реабилитация үзәгенә йөрүче балалар килгән иде. Алар бөтен дөнья моллескларының кабырчыкларын, коралларны, шулай ук, скат, йолдыз, диңгез керпесе һәм башкаларның "чучело"сын күрә алды.
-
Лениногорск районы Шөгер мәктәбендә – күргәзмә
В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә тәүге тапкыр республиканың көньяк-көнчыгышында иҗат итүче рәссамнарның картиналар күргәзмәсе оештырылды. Әлбәттә инде, күпчелекне Лениногорск рәссамнарының иҗаты алып тора иде. Тантаналы вакыйгага төбәгебез рәссамнары, Лениногорск педагогия колледжының элекке директоры, рәссам А.Левлюх, шулай ук Я.Зиннәтуллин, В.Гецев та үзләренең коллегаларына теләктәшлек белдереп килгәннәр. Табигатьнең салкын, 40 градуска җитүе алар...
-
Лениногорск рәссамнары күргәзмәсе – Уфада
Шушы көннәрдә Уфада Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәп, иҗат итүче рәссамнар күргәзмәсе ачылды. Безнең шәһәрдән анда ун рәссам катнаша, күргәзмәгә аларның икешәр картинасы куелган. "Безнекеләрнең әсәрләрен сәнгать белгечләре югары бәяләде", дип хәбәр иттеләр күргәзмәнең ачылу тантанасыннан кайтучылар.
-
Дөньяны матурлык коткарыр
Баулыда Татарстанның көньяк-көнчыгышы рәссамнарының региональ күргәзмәсе ачылды. Анда региондагы 27 авторның эше тәкъдим ителгән. Әлеге рәссамнарның күпчелеге Лениногорск музыка-рәсем педагогика училищесын тәмамлап чыккан кешеләр. Шәһәребез рәссамнары картиналары, эшләнмәләре аерым игътибарга лаек. Күргәзмәгә килүчеләр аларны озак итеп, җентекләп, кызыксынып карый. Анда ТР Рәссамнар союзы әгъзасы, Ш.Бикчурин премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе...