Яңа ел тег белән яңалыклар
-
Лениногорскилы подъездына чыршы куйган
Чайковский урамының бер йортында яшәүче Фәридә Мамакова матур итеп подъездын бизәгән. Ул үз микрорайондагы иң активларның берсе. Чисталык һәм тәртип булсын дип тырыша. "Күршеләремә яңа ел бүләгем булсын ", - дип яши торган подъездында чыршыны да әнә ничек матур итеп бизәгән
-
Иртәгә Лениногорскида Үзәк чыршы ачыла
"Юбилейный" паркындагы Үзәк чыршы 26 декабрь - шимбә көнне кичке сәгать 15.00 дә ачыла. Ул көнне театральләштергән күренеш күрсәтелә, Кыш бабайлар парады булачак, бәйрәм бүләкләре таратылачак. Балаларга тауда шуу мөмкин булачак, тимераякта шуу өчен шугалак катырыла, сәүдә ярминкәсе эшләп торачак.
-
Яңа ел бүләге сайлаганда берничә киңәш
Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип киңәш биргәнче, яңарак кына Deloitte компаниясе уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре белән таныштырыйк. Иң көтелгән бүләкләр арасында беренче урында акча тора, алга таба ирләр белән хатын-кызларның теләкләре аерыла. Акчадан кала ирләр бүләккә смартфон яки компьютер, гүзәл затлар парфюмерия яки сәяхәткә юллама көтә. Уйланырга без сезгә «азык»...
-
Яңа елны кайда каршылыйсыз
Яңа елны өеңдә якыннарың белән каршылаудан да яхшысы юк. Бүген Россия халкының 43 проценты шулай дип саный, шуңа бәйрәм ялларын да өйдә генә уздырырга планлаштыра. "Ромир" үзәге белгечләре белдерүенчә, узган ел ил халкының 47 проценты Яңа елны өйдә каршыларга җыенган булган. Аның каравы бер ел эчендә 31 декабрь көнне дусларына,...
-
Үзәк мәйданда Яңа ел концерты. Рәхим итегез!
31 декабрь 18.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда Яңа ел концерты була. Рәхим итегез!
-
Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылы Яңа елга әзерләнә
Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылы мәктәп укучылары Яңа елны каршы алырга әзерләнә. Алар мәктәп яны территориясен бизи, чыршы куеп, аның янәшәсенә Кыш бабай белән Кар кызы рәсемен бастырган. Төрле җәнлек сыннары ясый. Мәсәлән: куян, төлке, кәҗә сыннары. Алар тирә-якны матурлап, ямь биреп тора.
-
Урмышлы мәктәбендә “Яңа ел символлары” конкурсы
Лениногорск районы Урмышлы мәктәбендә Яңа ел бәйрәме уңаеннан "Яңа ел символлары" стенгазетасы конкурсы бара,- дип хәбәр итә Урмышлы мәктәбе сайты. Конкурста катнашучыларга уңышлар телибез.
-
Куакбаш мәктәбендә “Яңа ел” открыткасы күргәзмәсе
Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә "Яңа ел" открыткасы күргәзмәсе уздырылды,- дип хәбәр итә Куакбаш мәктәбе сайты. Яңа ел темасына багышлап ясалган открыткалар оста һәм матур килеп чыккан. Аны 4 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары ясап, күргәзмәдә бик теләп катнашкан.
-
Район башлыгы лениногорскилыларны Яңа ел белән котлый
Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәребез кунаклары! Барыбыз да көтеп алган Яңа ел бәйрәме безне берләштерә, туплый, яхшы кәеф, хыял-өметләр бүләк итә. Традиция буенча, бу көннәрдә үтеп баручы елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә план корабыз. 2013 ел зур эшләргә, истәлекле вакыйгаларга бай булды, алар барысы да муниципаль район тарихында тирән эз калдырды. Үтеп баручы...
-
Лениногорскида Яңа елга әзерлек башланды
Шәһәр һәм районда Яңа елга әзерлек эшләре башланып китте, дип хәбәр итә муниципаль район сайты. Быел чыршыны ике җиргә - "Юбилейный" паркына һәм Үзәк мәйданга куярга планлаштыралар. Шәһәрнең төрле микрорайоннарына исә кечкенә чыршылар урнаштырылачак.