Яшьлђр тег белән яңалыклар
-
Авыл яшьләре спектакль куя
Күптән түгел Кирлегәч авылы Мәдәният йортында авыл яшьләре катнашында "Җенле Җәмилә" дигән спектакль күрсәтелде. Аны клубның сәнгать җитәкчесе Гөлфия Шиһапова әзерләгән. Бүләк Солтанова, Ренат Шәвәлиев, Минзилә Вәлирахманова, Рәмзия Җиангирова, Равил Мокыймов, Марат Сибгатуллинның оста итеп уйнауларын тамашачы җылы кабул иткән.
-
Ярдәм иткәннәр
"Лениногорскнефть" идарәсе яшьләре яхшы хәлдә сакланган кием-салым, уенчык, кирәк-яраклар җыеп, "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә тапшырды. Алар мондый акцияне берничә мәртәбә оештырган инде. Әлеге кием-салым, көндәлек кирәк-яраклар патронаж исәптә торучы гаиләләргә, балаларга бик зур ярдәм булып тора. Сүз уңаеннан, узган ел 575 гаилә 160 мең сумнан артык икенчел кулланыштагы әйберләр...
-
Авыл яшьләрне көтә
Һәрберебез күреп торганча, бүгенгесе көндә яшьләр мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китү ягын карый. Анда укып һөнәр үзләштергәннән соң да авылга кайтып эшләргә теләкләре юк. Шулай әкренләп авыл картая, яшьләр кими. Мондый хәлне ничек җайга салырга? Ничек итеп яшьләрне авылга җәлеп итәргә? Бу хакта Лениногорск районы авыл яшьләренең слетында сөйләштеләр. Ул Иске...
-
Сәләтле яшьләр
Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә республиканың сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәмгә бездән М.Хәйретдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алинә Мусина чакырылган иде. Ул премиягә лаек булды.