Безнең язучылар әсәрен Төркиядә укыйлар
2014 декабрь аенда Төркиядә мәктәп яшендәге балалар өчен 28 татар язучысының әсәре төрек телендә дөнья күрде.
Анда якташ язучыбыз Гәрәй Рәхимнең "Алмалар", Алберт Хасәновның"Чакырылмаган кунаклар" хикәяләре дә кергән.
"Алтын тиен" ("Алтын синҗап") дип аталган шушы җыентыкны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлу тәрҗемә иткән. Җыентыкка өч әкият, егерме биш...