Лениногорскилыларны нәрсә борчый?
Шушы көннәрдә мэриянең актлар залында үткән «туры элемтә» барышында халыктан 29 шалтырату килде.
Лениногорскилыларны борчыган сорауларга җавапны коммуналь хезмәт вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, табиб-укытучылар, хокук саклау органнары бирде.
Шәһәр һәм район халкының җитәкчеләргә юллаган сорау-мөрәҗәгатьләре яшәешнең төрле өлкәләренә кагыла иде. Аерым алганда, урамнарны яктырту сыйфаты, автобус хәрәкәте, халыкка медицина хезмәте күрсәтү,...