Лениногорскилы Рафика Ямалтдиновага - 90 яшь
1 сентябрь көнне Лениногорск шәһәрендә яшәүче Рафика Мөхетдин кызы Ямалтдиновага 90 яшь тулды.
Ул күп еллар Лениногорск шәһәре ЗАГСында хезмәт куйган. Шушы көннәрдә аны юбилее белән тәбрикләп исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, якты көннәр теләделәр. Истәлекле бүләкләр биреп, шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновның Рәхмәт хатын тапшырдылар.