Юл тег белән яңалыклар
-
Лениногоскида юлларны юа башладылар
Бүген оешкан төстә Шашин, Ленинградская һәм Крупская урамнары юыла. Ул тиешле техникасы булган автотранспорт предприятиеләре көче белән башкарыла. Тагын бер кат шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, автомобильләрен юл кырыйларында калдырмаска чакырабыз. Калдырган очракта сез махсус техникага эшләргә комачаулык тудырасыз. Юлларны юу ел саен башкарыла, аңардан соң юлдагы чокыр - чакырны ремонтлый...
-
«Акыллы» программа Лениногорскида ничек эшли?
Татарстан юлларын, антирадар да билгели алмаслык, тизлек фиксаторлары белән җиһазландырганнар. Әлеге яңалыкны Казан программистлары эшләгән. «Автодория» системасы федераль дәрәҗәдә хупланган һәм хәзер аны Россиянең барлык регионнарына да кертергә җыеналар. Проект җитәкчесе Антон Куховаренко әйтеп узганча, система автомобильнең тизлеген конкрет урында гына билгеләми, ә аның юлда барганда уртача тизлеген ачыклый. «Автодория»...
-
Вакытлыча Әлмәт – Иске Шөгер юлы ябыла
Әлмәт - Иске Шөгер юлында ремонт эшләре башлану сәбәпле, октябрь ахырына кадәр ул ябык булачак, дип хәбр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Димәк, машина йөртүчеләргә әлеге юлны сайлаудан тыелып торырга кирәк булачак. Юлның әлеге участогын Әлмәт әйләнү юлы аша үтәргә, яисә Казан -Оренбург трассасын сайлап узарга...
-
Лениногорскида бәйрәм тыныч үтте
"Бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен бозу очраклары теркәлмәде" дип хәбәр итте атналык планеркада Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Закиров. 1-8 март аралыгында 2 юл-транспорт һәлакәте булган, исерек килеш руль артына утырган 5 машина йөртүче тоткарланган.
-
Лениногорск юлчыларына объектларны контрольдә тотарга кушылды
Атналык планерка вакытында район башлыгы Рәгать Хөсәенов юлчыларга контрольне киметмәскә кушты. Һәр объектны контрольгә алып, карны гел чистартып торыгыз, диде ул. Интернет мәгълүматларына карасаң, кар яву көтелә икән.
-
“Игътибар, балалар!”
"Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактик чарасының беренче этабы старт алды. Ул балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан оештырылган. Аның беренче этабы 18 май - 18 июнь аралыгында уза. Шушы вакыт эчендә Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау акцияләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатыннан рейдлар,...
-
Юлда түгел хикмәт
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елда "2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үстерү" дип аталган федераль максатчан программа гамәлгә кертелгән иде. Аның максаты - 2004 елдагы белән чагыштырганда, 2012 елга юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне 1,5 тапкырга киметү. Бездә 2004 ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәте 10 процентка кимегән, тик зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр...
-
Балалар иминлеге
Сарабиккол мәктәбендә 16 марттан 2 апрельгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе уздырылды. Соңгы елларда республикабызда машиналар саны арта һәм юлларда йөрү машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә көннән-көн кискенләшә. Шуның нәтиҗәсендә, балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, укучыларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһимлегенә басым ясый....
-
ЮХИДИ кисәтә
2012 елның 1 апреленнән Дәүләт автоинспекциясенең административ тәртип бозуларны теркәү программасы яңартылу сәбәпле, терминал, Интернет челтәрендә штраф түләү турында мәгълүматларның югалып торуы мөмкин. Шуңа күрә административ штраф түләгән документны түләү моментыннан соң,2 ел буена (РФ административ тәртип бозу Кодексының 31.9 маддәсе) сакларга киңәш ителә. Бу, үз чиратында, килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны...
-
Юл иминлеге сагында
Хәзерге вакытта Россия территориясендә Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе тарафыннан, җәмәгать оешмалары белән берлектә, "Зебрадагы ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе үткәрелә. Аның максаты - җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннарында җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү. Акция кысаларында төп игътибар гражданнардан, җәмәгать оешмаларыннан килгән хәбәрләргә юнәлдереләчәк, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган мәкаләләр нигезендә күрсәтелгән...