Уралда җир тетрәгән
Свердловск өлкәсендә җирле вакыт белән иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә (Мәскәү вакыты белән 00:45 сәгать) җир тетрәгән. Аның көче магнитуда шкаласы буенча 4,2гә җиткән.
Җир тетрәүнең Екатеринбургтан 66 чакрым ераклыкта, шәһәрнең төньяк-көнбатышында булганлыгы әйтелә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге җир терәү аркасында азрак тирбәлеш кенә тойган, шартлау тавышы ишетелмәгән. Тирбәлеш ике тапкыр кабатланган:...