Җәвит Шакиров "Зөлфиякәй" рестораны ачканмы?
Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров "Зөлфиякәй" исемле ресторан ачкан, дигән хәбәр яшен тизлегедәй таралды. Бу яңалыкны артистларның туганнары да, дуслары да белми калган һәм хәтта бераз үпкә дә белдергән икән.
"Шушы көннәрдә "Яңа гасыр" телеканалында Яңа елга багышланган тамаша төшерелде. Анда мин - "Зөлфиякәй" ресторанының директоры ролендә....