Теш сызлый башласа нишләргә? Табиб киңәше
Теш борчый башлауга иң элек чәй содасы яки тоз кушылган (1 стаканга 1 балкашык) җылымса су белән авыз эчен яхшылап чайкагыз. Еш кына тешләр арасына кереп калган ризык калдыклары ялкынсынып шешкән теш нервына басым ясый һәм авыртуны тагын да көчәйтә.