1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Синең өчен, балам Синең өчен, балам, синең өчен Ак таңнарның телим атканын, Сандугачлы таңын, кояшлысын, Чишмәләрнең чылтырап акканын. Синең өчен, балам, синең өчен Тынычлыгын телим җиремнең, Кагылмасын, берүк, кагылмасын Шаукымнары кырыс җиленең. Синең өчен, балам, синең өчен Хәтфә таулар, яшен үзәннәр, Былбыл кош моңнары синең өчен Яшел келәм - яп-яшь...
Синең өчен, балам
Синең өчен, балам, синең өчен
Ак таңнарның телим атканын,
Сандугачлы таңын, кояшлысын,
Чишмәләрнең чылтырап акканын.
Синең өчен, балам, синең өчен
Тынычлыгын телим җиремнең,
Кагылмасын, берүк, кагылмасын
Шаукымнары кырыс җиленең.
Синең өчен, балам, синең өчен
Хәтфә таулар, яшен үзәннәр,
Былбыл кош моңнары синең өчен
Яшел келәм - яп-яшь үләннәр.
Синең өчен, балам, синең өчен
Яктыртырмын барыр юлыңны,
Йөрәгеңә салам якты нурлар,
Суз әле, суз, балам, кулыңны.
Найля Аюпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев