Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

12 октябрь – Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

12 октябрь- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов белән күрешеп, сөйләшеп алдык. - Илнур Абдерәүфович, районда авыл хуҗалыгы өлкәсе үзен ничек хис итә? - Авыл хуҗалыгына беркайчан да җиңел булмаган. Шуңа карамастан, игенче-терлекчеләр, механизаторлар, аларны бер йодрыкка туплаучы җәмгыять...

12 октябрь- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов белән күрешеп, сөйләшеп алдык.
- Илнур Абдерәүфович, районда авыл хуҗалыгы өлкәсе үзен ничек хис итә?
- Авыл хуҗалыгына беркайчан да җиңел булмаган. Шуңа карамастан, игенче-терлекчеләр, механизаторлар, аларны бер йодрыкка туплаучы җәмгыять җитәкчеләре сынатмаска тырыша. Безнең районда авыл хуҗалыгының һәр тармагы тотрыклы эшли, дип әйтер идем. Ел саен бер миллиард сумнан артык продукция реализацияләнә икән, бу бик яхшы күрсәткеч. Алга таба да күңел төшенкелегенә бирешмичә эшләргә булсын.
- Урып-җыю нәтиҗәләре ничегрәк? Яз айларындагы корылык тәэсир иттеме?
- Районда 35 мең 485 гектарда бөртеклеләр чәчелде. 69 мең 354 тонна ашлык җыеп алынды. Бу- былтыргы дәрәҗәдә. Уңыш гектарыннан уртача 19,6 центнер тәшкил итте. Чыннан да, менә берничә ел һава торышы сыный. Шулай да, авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар мөмкинлекләрне эшкә җигү ягын карый. "Икенче икмәк"- бәрәңгенең уңышы да начар түгел. Ул 2 мең 477 тонна казып алынды. Коры көннәрдә алынуы яхшы булды. Бәрәңгенең шактый күләме ярминкәдә сатылды. Шулай ук Казанда үткән ярминкәдә дә теләп алганнар. Кырлардан шикәр чөгендере алу дәвам итә. Аның уртача уңышы- 328 центнер чыга. Бу- республика дәрәҗәсендәге күрсәткеч.
- Урып-җыюда алдынгылар рәтендә барган хуҗалыкларны атап үтсәгез...
- "Лениногорская" агрофирмасы", "Сатурн-Урал", "Восходящая Заря" җәмгыятьләре лидерлар рәтендә барды. Быелгы урак вакытында район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәкъдиме белән күптән кулланылмаган традицияне яңарттык. Атна саен өч төркемгә бүлеп, алдынгы комбайнчылар бүләкләнде. Күчмә байракны алу алар өчен стимул булды. Моның өчен игенче-механизаторлардан, авыл халкыннан рәхмәт сүзләре ишеттек. Киләсе елга да бу эшне дәвам итәргә, дигән уйда торабыз.
- Терлекчелек тармагының кышка әзерлеге ничек? Тугыз айлык нәтиҗәләр ни сөйли?
- Терлекчелек ел әйләнәсе игътибар сорый торган тармак. Биредә барлык технологияләрне төгәл үтәсәң генә, яхшы сыйфатлы продукция алып була. Иң мөһиме - малларның баш санын киметмәдек. Хәзерге вакытта 13 мең 233 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 4 мең 124е- савым сыерлары. Бер шартлы баш малга 23,5 центнер тупас сусыл азык әзерләнде. Тугыз ай эчендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 12 мең 562 тонна сөт, 4 мең 945 тонна ит җитештерелде. Маллар өчен биналар тиешле чараларын күреп эшкәртелде, төзәтелде. Кышны чыкканда бирешергә исәп юк. Төп бурыч- сөт саву күләмен киметмичә, халыкны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү.
- Илнур Абдерәүфович, бәйрәм уңаеннан теләкләрегез, әйтер сүзләрегез бардыр...
- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне безнең районда 1 мең 200 кешене колачлый. Әнә шуның кадәр фидакарьләр әлеге өлкәдә көч куя. Иртә таңнан алып, кичке караңгыга кадәр алар хезмәт урынында. Хәтта бәйрәм көнендә дә эштә булырга туры килә. Беренче чиратта, авыл хуҗалыгының ныклы нигезе булган ветераннарны котлыйм. Аларның төпле киңәшләре, эшкә чын күңел бирүләре- безгә үрнәк булып тора. Сүз уңаеннан, аларны онытмыйбыз, күптән түгел Өлкәннәр көнендә табын артында очраштык. Анда алтмышлап лаеклы ялдагы өлкән кеше килде. Шулай ук хуҗалыклар да үз ветераннарына хөрмәт күрсәтә.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү промышленностенда көч куючылар! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегез бәяләп бетергесез. Эш сөюегез, туган җиргә тугры булуыгыз табыннарыбызны мул, сый-нигъмәтле итә. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш, эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата