Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Авыллар яңарыш кичерә

Шәһәр һәм районыбыздагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә "Татнефть" җәмгыятенең роле зур. Менә быел да җәмгыять районыбызның кайбер авылларындагы проблемаларны хәл итүне үз "җилкәсенә" алды. Сарабиккол авылындагы юл төзелешен генә алыйк, авыл халкына көтелмәгән шатлык булды бу. Әлеге эшкә фатиха да зал тулы халык алдында бирелде бит. Хәл болайрак булды: быелның...

Шәһәр һәм районыбыздагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә "Татнефть" җәмгыятенең роле зур. Менә быел да җәмгыять районыбызның кайбер авылларындагы проблемаларны хәл итүне үз "җилкәсенә" алды.


Сарабиккол авылындагы юл төзелешен генә алыйк, авыл халкына көтелмәгән шатлык булды бу. Әлеге эшкә фатиха да зал тулы халык алдында бирелде бит. Хәл болайрак булды: быелның февраль аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булып, шәһәр һәм район Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Шунда фикер алышуларда Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина да чыгыш ясаган иде. Ул бүгенге көндә авылдагы хәлләргә, мөһим проблемаларга тукталды. Ә иң әһәмиятлесе - ул әйтеп үткән юллар проблемасына Президент игътибар итте. Һәм шунда ук "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка Сарабикколда юл төзү буенча ярдәм итү кирәклеге турында әйтте.

Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Рәисовна: "Икенче көнне үк кабинетыма ике кеше килеп керде: "Без "Татнефть" җәмгыятеннән, безне - Шәфәгать Фәхразыевич җибәрде",- дип авылдагы юлны күрсәтүемне сорадылар", - ди. Менә шуннан эшләр, башланып киткән дә инде.
"Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе ярдәме белән авылда барлыгы 4 километр 150 метр чамасы озынлыгында өр-яңа юл салынган. Асфальт түгел, әлбәттә. Юл күтәртелеп, өстенә вак таш җәйгәннәр. Авыл халкы әлеге ярдәмгә сөенеп бетә алмый. Соң, элек резин итек кими урам аша чыгып булмаса, хәзер бер башыннан икенче башына кадәр машинада да, җәяү дә йөрергә мөмкин. Зиратка баручы юл да яңа һәм төзек.
- Үтеп баручы 2012 ел безнең авыл халкы өчен аеруча мөһим һәм истәлекле булды. Күп еллардан бирле бик борчып торган мәсьәлә хәл ителде: авылның һәр урамына юл салынды. Моның өчен без нефтьчеләргә бик рәхмәтле, - ди авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина.
Үзгәрешләр Зеленая Рощаны да читләтеп үтмәде. Бүген шушы авыл җирлегенә керүче Спиридоновкадагы чиркәүдә зур күләмле төзекләндерү эшләре алып барыла.
- Авыл халкы исеменнән "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзер безнең чиркәүгә якын-тирәдәге халык та килә алачак, - ди Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы урынбасары Артем Потапов.
Чиркәүдәге инженер конструкцияләренең һәрберсенә дә капиталь ремонт үткәрелә. Казаннар алыштырыла, яңа суүткәргеч, газүткәргечләр урнаштырылды. Ремонттан соң бина радиатор белән генә түгел, ә идәннән дә җылытылачак. Чөнки чиркәү эчендәге идәннәр заманча, җылытыла торган итеп ясала. Керү юлы да яңа төсмер алачак, ә чиркәүгә машина белән килүчеләр өчен автотукталыш булачак.
Авылның күпере дә хәзер яңа. Җәяүлеләргә дә, елганы аркылы чыгу өчен машиналарга да хезмәт иткән күпер язгы ташудан соң су эчендә диярлек утыра иде. Хәзер күпернең нигезе ныгытылган һәм ул язгы ташуга каршы тора ала.
Быел җәй айларында авылдагы кайбер суүткәргечләр шулай ук "Татнефть" инвестицияләренә яңартылган. Моннан тыш, нефтьчеләр Зеленая Роща авылы клубына ярдәм күрсәткән. Компания тарафыннан балалар өчен дә, зурлар өчен дә концерт костюмнары, заманча музыкаль техника алынган.
- Хәзер безнең авылдагы бәйрәмнәр тагын да күңеллерәк һәм ямьлерәк үтәчәк, - ди Мәдәният йорты хезмәткәрләре.
"Татнефть" җәмгыятенең максаты - авыл халкының тормышын уңайлы итү һәм җиңеләйтү. Моның өчен нефтьчеләр мөмкин булганның барысын да эшли һәм мондый игелекле эшләрен киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X