Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чисталыкны – бергәләп

Узган атнаның шимбә иртәсендә Тукай аллеясы, Ленин проспекты һәм Куйбышев урамында көзге өмә гөрләде. Анда мәктәп укучылары, Мәдәният сарае үзешчәннәре, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, "Таттелеком", почта, ветераннар советы, башкарма комитет архивы һәм башка оешмалар активлык күрсәтте. Кулыма фотоаппарат алып, өмә буласы урамнарга ашыктым. Тәүге адрес - Ленин проспекты. Көннең суык...

Узган атнаның шимбә иртәсендә Тукай аллеясы, Ленин проспекты һәм Куйбышев урамында көзге өмә гөрләде. Анда мәктәп укучылары, Мәдәният сарае үзешчәннәре, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, "Таттелеком", почта, ветераннар советы, башкарма комитет архивы һәм башка оешмалар активлык күрсәтте.


Кулыма фотоаппарат алып, өмә буласы урамнарга ашыктым. Тәүге адрес - Ленин проспекты. Көннең суык булуына карамастан, аллея укучыларның шатлыклы чыр-чу катыш сөйләшүләре белән шау-гөр килә. Агачлардан коелган алтынсу яфрак белән аллея тулган. Укучылар җиң сызганып эшләде ул көнне. Яфракларны җыеп, капчыкларга тутырып, юл кырыена тезеп, эшне төгәлләп куйдылар. Аллеяда яңа агач-куаклар утырту өчен җир дә казып куелган иде.

Икенче адрес - Тукай аллеясы, ягъни Мәдәният сарае территориясе, Г.Тукай һәйкәле тирәсе. Монда Мәдәният сарае уңганнары аяк астында шыбырдап яткан яфракларны җыеп, тирә-якны тәртипкә китерделәр.

Өмә буласы урынның чираттагысы - Куйбышев урамында үтте. Бу территориядә өмәгә килүчеләр юлларны, газоннарны яфрактан гына арындырып калмыйча, корыган агач ботакларын кисеп, Куйбышев урамын ялт иттереп куйдылар.

Әлеге өмә, беренчедән, шәһәр урамнарын чүп-чардан, корыган яфрактан чистартуны күз алдында тотса, икенчедән, кышка әзерлек булып тора. Чөнки, бордюрлар янына өелгән чүп өстенә кышын кар явып, урамнар тараерга, нәтиҗәдә, "бөкеләр" хасил булырга мөмкин. Шуңа вакытында җыештырып өлгерү бик мөһим. Чистарту-җыештыру һәр атнаның сишәмбесе башка урамнарда да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X