Чистардык, тик озаккамы?
Ниһаять, чистарту, җыештыру турында сөйләнә торгач, бу эшкә ныклап тотындык, һәм ул нәтиҗәсез калмады. Шимбә көнне гөрләгән өмәне күзәткәч, әнә шундый фикергә килергә мөмкин иде. Чөнки хезмәт терапиясенә халык күмәкләп чыкты. Өмәдә барлыгы 20 меңләп кеше, 224 берәмлек махсус техника катнашты. Шуның 17 мең 951е - шәһәр урамнарын җыештырды. Өмәгә...
Ниһаять, чистарту, җыештыру турында сөйләнә торгач, бу эшкә ныклап тотындык, һәм ул нәтиҗәсез калмады. Шимбә көнне гөрләгән өмәне күзәткәч, әнә шундый фикергә килергә мөмкин иде. Чөнки хезмәт терапиясенә халык күмәкләп чыкты. Өмәдә барлыгы 20 меңләп кеше, 224 берәмлек махсус техника катнашты. Шуның 17 мең 951е - шәһәр урамнарын җыештырды. Өмәгә оешма-предприятие хезмәтчәннәре генә түгел, мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар да өлеш кертте. Чисталык терапиясе иртәнге җидедә башланып, көне буена сузылды.
Сигезенче ярты тирәсендә инде Тукай урамында өмәнең кызган чагы иде. Монда Шашин проспектыннан алып, стадионга хәтле "ТМС-Буровой Сервис" җәмгыяте уңганнары чистарту эше белән мәш килә. Юлның ике ягында 6-7шәр кеше газоннарны көнкүреш калдыклардан арындырса, калганнары чүп-чарны капчыкка төяп, машинага тутыра. Берничәсе җыештырылган урынны кырып-себереп бара. Урамның һәр почмагында чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Агачларны агарту буенча да эшләр гөрли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев