Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

“Ландыш” лагеренда – төрле төбәк “йолдызчык”лары

Җәй айларында балалар сәламәтләндерү лагерьларының шау-гөр килеп торганына күнеккән инде. Ә салкын февраль уртасында "Ландыш" лагере нилектән шау-шуга күмелгән дисәгез, биредә "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале узды. "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды тарафыннан үткәрелүче фестиваль талантларны барлый, елдан-ел яңа "йолдызлар" ача. "Татнефть" авыр кризис елларында да фондка финанс ярдәме күрсәтүен...

Җәй айларында балалар сәламәтләндерү лагерьларының шау-гөр килеп торганына күнеккән инде. Ә салкын февраль уртасында "Ландыш" лагере нилектән шау-шуга күмелгән дисәгез, биредә "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале узды.

"Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды тарафыннан үткәрелүче фестиваль талантларны барлый, елдан-ел яңа "йолдызлар" ача. "Татнефть" авыр кризис елларында да фондка финанс ярдәме күрсәтүен дәвам иткән. "Рухият"нең юнәлешләре күп төрле, балалар фестивале - бер төре генә. Унбишенче тапкыр үткәрелүче фестивальдән күп кенә балалар башкала сәхнәләренә аяк баскан, алдагы язмышларын сәнгать белән бәйләгән.
"Ландыш" лагеренда узган финал турга 13 районнан 160тан артык бала килгән иде. Бу көнне алар "Вокал" (ансамбльләр) номинациясе буенча көч сынашты. Аларның осталыгын бәяләргә Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Римма Ибраһимова килгән иде. Ул жюри рәисе булды. Җаваплы вазифа - бәяләүдән тыш, Римма ханым моңлы итеп "Киек казлар" җырын да башкарды.
Фестивальне ачу тантанасы хуҗалардан, ягъни Лениногорскиның "Елмай" төркеме чыгышы белән башланып китте. Алып баручы әйткәнчә, алар республика мирасы, "Сандугач сайрар илем" фестиваленең легендар коллективлары исемлегенә кергән, берничә мәртәбә лауреат булган төркем. Аннан соң бәйге килгән кунакларның сәламләве белән дәвам итте. "Татнефть" җәмгыятенең профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, "Лениногорскнефть" идарәсе профком рәисе Миншакир Нуриев, "Рухият" фонды директоры Флера Шәйхетдинова үзләренең теләкләрен юллады. Нәкъ менә ул әйтеп узганча, фестивальгә талантлы балалар елдан-ел күбрәк килә. Алар бер-берсе белән аралашып, үзләренә яңа дуслар таба. Балалар белән эшләүче укытучы-җитәкчеләр үзләренең тырыш хезмәт нәтиҗәләрен менә монда күрәләр дә инде. Кемдер тәүге тапкыр чыгыш ясаса, Баулы шәһәреннән, мәсәлән, бишенче тапкыр киләләр икән. Лениногорск җиренә, "Лениногорскнефть" идарәсенә һәм кунакчыл "Ландыш" лагерена рәхмәтләрен җиткерде ул. Балалар рәхәтләнеп күңел ачканнардыр дип уйлыйм, чөнки "Лениногорскнефть" идарәсенең яшьләр комитеты моңа зур җаваплылык белән караган һәм ял итү чараларының төрлесе оештырылган. Монда өстәл теннисы, кар өстендә футбол уйнау, чаңгыда шуу һәм дискотека уздырылган.
"Сандугач сайрар илем"гә "йолдызчык"лар ныклы әзерлек белән килә - сәхнә кием-костюмнарын зәвык белән тектерәләр, җырлаган көйләренә бию элементлары кертәләр, йөзләрендә елмаю чагыла. Тамашачыны сокландырып каратып утырта беләләр. Ансамбльләрнең татар халык җырларын менә дигән итеп башкаруы - милләт җанлыларның күңеленә хуш килгәндер.
Шунысы игътибарга лаек: "Лениногорскнефть" идарәсе һәрбер балага бүләк - портатив FM-радио һәм фестиваль эмблемасы төшерелгән значок әзерләгән. Җиңүчеләрне яшь төркемнәре буенча бүләкләделәр. Кечкенәләр төркемендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаеклыны тапмады жюри әгъзалары, ә II дәрәҗә лауреат исеме белән Баулыдан "Даринки" ансамбле бүләкләнде. Уртанчылар төркеменнән беренче дәрәҗә лауреатка Азнакайның "Бәхет" ансамбле лаек булды. Җитәкчесенә "Рухият" фондыннан 5 мең сумлык сертификат тапшырылды. Зурлардан Түбән Камадан килгән "Сердәш" ансамбле I дәрәҗә лауреат исеме алды. Шулай ук, җитәкчесенә сертификат бирелде.
Безнең Балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче "В унисон сердца" ансамбле үз яшь төркемендә диплом белән бүләкләнде.
Шулай итеп, ике көн буена барган финал туры ахырына якынлашты. "Ландыш" лагере фестивальгә килүчеләрне ачык йөзе, тәмле сые белән каршы алып, шулай ук озатты да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар