Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МХО

Лениногорскиның МХО сугышчылары гаиләләренә көнкүреш химиясе җыелмасы бирелде

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә махсус хәрби операция сугышчыларының гаиләләренә — мобилизацияләнгәннәргә һәм контрактчыларга көнкүреш химиясе җыелмалары тапшырдылар.

Әлеге Республиканың «Нәфис» дип аталучы хәйрия фонды акциясе, бөтен Татарстан территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Җыелмаларның гомуми авырлыгы-267,2 тонна, гомуми суммасы −37 млн сум.

Фонд акциясе кысаларында МХОда катнашучыларның гаиләләре көнкүреш химиясе җыелмалары алдылар. Һәр җыелманың авырлыгы 7 килограмм тәшкил итә, аңа кер юу порошоклары, савыт-саба юу чаралары, сабын һәм коры чистарткычлар керә. 

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Илюхина билгеләп үткәнчә, Лениногорскида көнкүреш химиясе товарлары җыелмасы өч йөзгә якын гаиләгә бирелгән. Аның гомуми бәясе 500 мең сумнан артык. Мондый ярдәмне тапшыру өчен, хәзерге вакытта хәрби операциядә булганнарның гаиләләре генә түгел, һәлак булганнарның әти-әниләре, тормыш иптәшләре дә чакырылган иде. 

"Без хәрбиләрнең балаларын төрле чараларга алып баруны да оештырабыз. Бу юнәлештә мәгариф идарәсе белән берлектә эшлибез, балаларны башка шәһәргә алып бар өчен транспорт мәсьәләсен дә бергә хәл итәбез",- ди Светлана Илюхина.

МХО сугышчыларының гаиләләре дәүләт һәм хәйрия фондлары күрсәткән ярдәм өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Гөлчәчәк Дәүләтшинаның тормыш иптәше контракт буенча хезмәткә быел июнь аенда киткән. "Армиядә хезмәт итмәсә дә, ул үз теләге белән хәрби операциягә китте, миңа үзе уйлап, кылган карары турында гына әйтте",- ди ул.

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев