Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Өлкәннәргә зур хөрмәт

Өлкәннәргә зур хөрмәт Ул көнне "Лениногорскгаз" идарәсенең административ бинасына төштән соң ук халык агылды. Ишек янында каршы алып, хөрмәтле кунакларны актлар залына - өстәл янына озата бардылар. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү менә шулай башланып китте. Алсу Миңнебаева Баштан йортлардагы газ җиһазларын ремонтлау-эксплуатацияләү слесарьлары арасында үткән һөнәри осталык конкурсында, «Көзге кросс»та...

Өлкәннәргә зур хөрмәт

Ул көнне "Лениногорскгаз" идарәсенең административ бинасына төштән соң ук халык агылды. Ишек янында каршы алып, хөрмәтле кунакларны актлар залына - өстәл янына озата бардылар. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү менә шулай башланып китте.


Алсу Миңнебаева

Баштан йортлардагы газ җиһазларын ремонтлау-эксплуатацияләү слесарьлары арасында үткән һөнәри осталык конкурсында, «Көзге кросс»та уңышлы чыгыш ясаган идарә хезмәтчәннәрен бүләкләделәр. Бу юкка гына планлаштырылмаган, чөнки "кичәге" газчылар бүгенгеләрнең уңышларын белеп торырга тиеш.

- Быелның тугыз аенда барлык күрсәткечләрне дә үтәдек. Сез ирешкән биеклекне тотуыбыз белән горурланабыз, - диде идарә начальнигы Әнәс Кавыевич.

- Бүген идарәдә 203 пенсионер исәпләнә. Без үсәбез, ныгыйбыз, ләкин картаймыйбыз. Сезне Өлкәннәр көне белән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Тормышыгыз җиңел булсын, бик авыр чакларда - килегез, ярдәм итәргә тырышырбыз, - диде ул.

Бер җыелган уңайдан, идарәнең ветераннар советына сайлаулар да үткәрергә булганнар. Совет рәисе Татьяна Валентиновна Задвинская әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә анда 13 кеше исәпләнә. 203 пенсионерның 12-се сиксәннән, 54-е җитмештән узган, ә калганнары яшь пенсионерлар. Бәйрәмдә советның 14 кешедән торган яңа составы, рәисе итеп яңадан Т.Задвинская, урынбасарлары итеп Т. Ерелина, С.Зарипова сайланды.

"Лениногорскгаз" өлкәннәренең пенсияләренә ай саен өстәмә түләү каралган, юбилярларны котлау, коллектив килешү буенча башка төрле социаль ярдәм күрсәтелә. Әле менә Халыкара әлкәннәр көне уңаеннан, " Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюков һәр пенсионерга 1 мең күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында боерык чыгарган. Рәхәтләнеп яшәргә генә. Тик ул көнне залда утыручы өлкәннәргә элек җиңел генә булмаган шул. Аларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итүе дә юкка түгел, газчы хезмәте бик арзан бәяләнгән чорлар булган ул. Ирләр аз хезмәт хакына эшләргә теләмәгән, шуңа слесарь хезмәтен дә, җир асты торбаларын ремонтлауны да "нәфис затлар" башкарган.

...Күңелсезләнеп өйдә утырырга вакытлары юк аларның. Еш кына очрашалар, экскурсияләргә баралар, шәһәркүләм чараларда бик теләп катнашалар. Һәркемнең сәләтен күрсәтү мөмкинлеге бар. Танылган рәссам, 1994-2007 елларда "Лениногорскгаз" идарәсендә эшләгән В.Степанов картиналарыннан оештырылган күргәзмә бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Мул табын янында утырган өлкәннәрне котлаучылар күп булды ул көнне. Муниципаль берәмлекнең аппарат җитәкчесе С.Тимаков :

-"Лениногорскгаз" идарәсе лаеклы рәвештә алда бара. Монда сезнең өлешегез дә зур, хөрмәтле өлкәннәр, - дип, шәһәр мэры Р.Хәсәеновның котлау сүзләрен җиткерде.

Идарәдә үткәрелгән бер генә бәйрәмнең дә җыр-моңсыз узганы юк, чөнки аларның үзләренең талантлары җитәрлек. Бу юлы үзгәреш кертергә булганнар: Казаннан өлкәннәр өчен махсус артист чакырганнар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хатипов белән бергәләп, татар һәм рус халык, эстрада җырларын башкарды. Ахырдан артист белән бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X