Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы, шәһәребез мэры Рәгать Хөсәенов юбилеен - 60 яшен билгеләп үтә

Ул – иң беренче чиратта, үз туган ягының хөрмәткә ия улы.

Шәһәр һәм район халкы арасында гадилеге, эшне оештыра белү сәләте, принципиаль булуы, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы белән хөрмәт һәм абруй казанды. Шушы көннәрдә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен каршы ала.     

Рәгать Хөсәенов белән бергә эшләгән еллар – университетта укуга тиң сабак, дигән фикер җиткерәләр аның коллегалары. Аңарда белем дә, тәҗрибә дә зур. “Үземнең беренче укытучыларым итеп, әти белән әнине саныйм. Беренче тормыш мәктәбен без гаиләдә узабыз, - ди Рәгать Галиәгъзамович. – Әти сугышның беренче көненнән үк фронтка китәргә була, тик хәрби комиссариатта әле 17 яшь кенә, иртәрәк, дип кайтарып җибәрәләр. Ул качып булса да китә, Мәскәүгә барып җитә. Бераз окоп казуда эшли, аннан барыбер өйгә җибәрләр. 1942 елда сугышка алалар, ә 1943 елда кайгы хаты килә, 1944 елда исә әти сугыштан кайтып төшә. Әни дүрт класс белем алып, фермага эшкә китә. Үз эшен җаваплылык белән, тырышып башкарды, әнине хәтта Мәскәүгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәргәннәр иде”, - дип сөйли Рәгать Хөсәенов.

Сугыштан соң аның әти-әнисе Лениногорскига күчәләр, йорт төзеп, авыл тормышын шәһәрдә дә дәвам итеп яшәгәннәр. “Без – өч бертуган ир-ат җәен печән әзерли идек, кыш көннәрендә мал-туар карадык. Әти һәрберебезгә эшне тигез бүлеп калдыра иде. Кич белән нәрсә эшләгәнне җентекләп сораша иде”, - дип искә ала Рәгать Хөсәенов.

Әти-әни йортында тормыш мәктәбенең беренче баскычларын үтсә, икенчесе – армия хезмәтендә булгандыр, мөгаен. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Казахстанның Балхаш күленә парашют белән сикерә.

Җитәкчелек вазифасына кадәр төрле өлкәләрдә чыныгу алып, эш, хезмәт “казанында кайнап”, тәҗрибә туплап килә. Башта сәүдә системасында, аннан “Лениногорскнефть” идарәсендә эшләгәч, Рәгать Хөсәеновны 2000 елда администрация башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары итеп билгелиләр, бер елдан шәһәр һәм район администрациясе аппараты җитәкчесе була. Администрация башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгәч,  2009 елдан район башлыгы, шәһәр мэры. “Мин Исхак Әюповичка бик рәхмәтле, миңа ышаныч күрсәтеп, үзенең урынбасары итеп чакырды. Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Татарстан, шулай ук “Татнефть” компаниясе, “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәтле. Әлбәттә, лениногорскилыларга да рәхмәт сүзләре җиткерәм. Тырыш, уңган халык белән бергә шәһәр һәм районны ямьле итү өчен, уңай шартлар булдыру буенча эшлибез”, - ди Рәгать Галиәгъзамович.

Район башлыгы вазифасына керешкәннән соң, унөч ел дәвамында халык мәнфәгатьләрен, шәһәрнең төзекләндерәсе объектларын, район авылларында хәл итәсе мәсьәләләр турында уйламыйча калган берәр көне булдымы икән аның? 

Үтә дә нык җаваплылык таләп итә торган вазифада шул. Кайсы тармакны алып карасаң да, зур эшләр башкарылган, ә алда әле тагын күпме башкарасы бар.   Шәһәрдә яңартылган парк-скверларның элеккегесе белән хәзергеләрен чагыштырып та булмый. Җиңүнең 50 еллыгы урамында урнашкан парк территориясе чүп-чар урыны, сазлык иде. Ә хәзер шәһәрнең иң гүзәл почмагы, җан ял итә торган урын.
    
“Рәгать Галиәгъзамович авыл хуҗалыгы өлкәсенә беркайчан да битарафлык күрсәтмәде, - дип сөйли Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов. – Авыл хуҗалыгы өчен җаваплы чорларда: язгы чәчү, урак өстендә, кышлату вакытында ул һәрвакыт аграр предприятиеләргә, кырларга чыга. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очраша. Урак вакытында комбайнчыларга күчмә байрак һәм премия тапшыру да – аның инициативасы белән үткәрелә. Шәхси хуҗалыкларга 4 һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга саву аппаратлары тапшыруда ярдәм күрсәтә”, - ди Илнур Шәмарданов.

Безнең район башлыгы – үз ягының чын патриоты. “Лениногорск җирдә иң матур шәһәр”, дигән сүзләрне ул еш кабатлый. “Лениногорскидан читкә китәргә дигән уегыз булмадымы” дигән сорауга ул: “Яшьрәк вакытта булды, ләкин мин төпчек малай булгач, гадәт буеча, әти-әни яныннан читкә китмәскә карар кылдым”, - ди.

 “Хөрмәтле Рәгать Галиагъзам улын озак еллардан намуслы, тәрбияле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, бар борчуларны үз күнеле аша үткәрүче җитәкче итеп беләбез, шуна да бик хөрмәт итәбез. Шулар өстенә ул бик тә кече күнелле, гади, кешелекле шәхес, - дип фикерләре белән уртаклаша Сарабиккол авыл башлыгы Гүзәлия Адельшина. – Без, авыл җирлекләре башлыклары, барыбыз да аның эш бүлмәсе ишекләрен үзебезнең көч-куәт җитмәгән мәсьәләләрне хәл итү өчен шакыйбыз бит, ә аның җилкәсендә бетмәс-төкәнмәс шәһәр, предприятиеләр мәсьәләләре. Нинди генә ашыгыч эше булуга карамастан, һәрберебезнең гозерен тыңларга вакыт таба, тыңлап кына калмый, шунда ук ярдәм итәргә ашыга", - ди. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов юбилеен да эштә, хезмәт урынында каршы ала. Менә тиздән аграр предприятиеләр уракка төшәчәк, игеннәр быел өметле күренә дигән уй аның күңелен җылыта, ә шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре башлана, “Мәхәббәт” паркында эшләр дәвам итә. “Лениногорск алга таба да үссен, халыкның имин яшәве өчен уңайлы шартлар булсын. Яшьләр читтә түгел, үз ягында бәхетләрен тапсын”, - ди ул.  


Фотолар: мэриядән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев