Зар-моңнарыңны бер читкә куеп тор, эш күп, вакыт җитми, өлгереп булмый дип тә әйтмә. Сау-сәламәт кешегә болар берни тормый. Мондый вакытта физик мөмкинлеге чиклеләргә күз сал, аларның рухи яктан нык булуы исәннәрне дә көнләштерә, дигән иде бик күптән инде бер танышым. Лениногорскида яшәүче Рушания апа Гаязова янына барганда, шул сүзләр...
Зар-моңнарыңны бер читкә куеп тор, эш күп, вакыт җитми, өлгереп булмый дип тә әйтмә. Сау-сәламәт кешегә болар берни тормый. Мондый вакытта физик мөмкинлеге чиклеләргә күз сал, аларның рухи яктан нык булуы исәннәрне дә көнләштерә, дигән иде бик күптән инде бер танышым. Лениногорскида яшәүче Рушания апа Гаязова янына барганда, шул сүзләр "кылт" итеп искә төште.
Ничегрәк сүз башлармын, ялгыш сорау биреп, күңелен яраламаммы дигән уйлар аларның фатирына барып керүгә, Рушания апаның елмаюлы йөзен күрүгә юкка чыкты. "нур бөркелә" дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер, чыннан да, аңардан яктылык, җылы нур килә. Сәгать ярым аның янында булып, зарядка җыйган аккумулятор кебек булдым. Рушания апа шулай көн саен ничәшәр кешегә җылылык өләшә. Үзе әйтүенчә, алар фатирыннан кеше өзелми, "без моңа шат кына, шулай аралашып яшәсәң, рәхәт булып китә. Үз эчеңә бикләнеп, үз тирәлегеңдә генә яшәү мөмкин түгел. Елап түгел, җырлап яшәргә кирәк", ди ул.
Алар икесе дә шундый кунакчыллар, икесе дә диюем, Рушания апа яныннан бер адым да читкә китмәүче, сабый баланы тәрбияләгәндәй карап торучы Атлас абый турында әйтүем. Аларның бергә аралашуларына ун ел, Ходай каршында никах теркәп яшәүләренә өч ел булган.
Аның белән танышканда икебез дә олы яшьтә идек инде, - дип сөйли Рушания апа. - Сугышлыда күршеләр булып яшәдек. Шулай йомыш төшеп, апасына шалтыраткан идем, трубканы Атлас алды да сөйләшеп киттек. Икенче көнне яныма килде. Шулай бер-беребезгә иң якын кешеләр булып очраша башладык. Дөрес, каршы төшүчеләр күп булды. Аңларга була аларны да, ул - сау-сәламәт ир, ә мин коляскадан башка хәрәкәтләнә дә алмаучы. Үзем дә аңа гел әйтә килдем: "Син үзеңә миннән дә яхшыракны, сәламәт тормыш иптәше таба аласың, миннән сиңа ни файда, синең игелекләреңне ничек кайтара алам соң?". Тик аның сүзе бер булды: миңа синең эшләвең кирәкми, һәрвакыт яңымда, янәшәмдә генә бул.
Һәркемгә үз пары, насыйп яры кирәк шул. Рушания апаның әнисе Гөлчирә апа үзе дә олы яшьтә бит инде, кызын гел карап тора алмас иде. Шулай киртәләрне үтеп, никахлашалар. Бер-береңә хөрмәт, ярату белән карау тормыш авырлыкларында сындырмыйча, үз җаенда, үз тормыш арбасында алып бара аларны. Атлас абый ашарга да пешерә, бәлеш тә сала, хуҗалык эшләрен дә башкара, хәтта носки да бәйли белә. Анысын Рушания апа өйрәттеме дим, юк, 4 класста ук бәйләдем, хезмәт дәресендә өйрәнгән идем, ди. Урамга да бергә чыгалар, кыскасы, бер-береңнән башка яшәүне күз алдына да китермиләр.
Быел җәй аенда тормышларында зур үзгәреш булган: озак еллар авылда яшәгәннән соң, торырга шәһәргә күчәләр, бер бүлмәле фатир алалар. Авылда бер йорттан икенчесенә күчеп, снимать итеп йөрдек, бик читен булды, хәзер, Аллага шөкер, үз фатирыбыз бар, нинди зур сөенеч бит бу, ди язмам герое.
Аның язмышында гел мәрхәмәтле кешеләр очрап тора, шунысыннан мәхрүм итмәсен. Фәния апа Галимова аның бәйләгән яисә кул белән ясаган эшләнмәләрен сатарга булышкан. Инде шәһәргә килгәч, фатирда элеккеге хуҗалардан калган иске диванны күргәч, мәчеткә барып, андагы кардәшләр белән киңәшим (ул дини, әхлаклы ханым, мәчеткә йөри ), дип, "Ихлас" мәчетендә хәлне аңлата. Булат хәзрәт Раупов моңа битараф калмый. Бергәләшеп мебельләр белән эш итүче Рәдиф Хәбибовка чыгалар. Ул исә шәфкатьлелек күрсәтеп, аларга зур диван-трансформер, өстәл-трансформер бүләк итә. "Безгә булышучы кешеләргә мең-мең рәхмәтле, дөньяда игелекле кешеләр бар бит ул", ди Рушания ханым. Шәһәргә торырга килгәч, подъездга керү юлында пандуслар ясап бирүче идарәче компаниягә дә рәхмәтле, әйткәннән соң, икенче көнне үк ясап киткәннәр. Күптән түгел инвалидлар җәмгыятеннән дә ярдәм булган. "Тарттырылган түшәмне утлары белән бергә ясаткан идек. Шуның лампочкалары янмый башлады. Түшәмне ясаучы оешмага шалтыраткан идем, лампочка өчен без җавап бирмибез, диделәр. Шуннан инвалидлар оешмасына да хәлне аңлаттым. Рәхмәт төшкерләре, икенче көнне түшәм ясаучылар килеп, лампочкаларны алыштырып, утлы ясадылар", дип куанып, мәрхәмәтле кешеләр барлыгына сөенеп сөйли ул.
Чит кешеләргә булыша алсам, бик бәхетле булам. Ярдәм итәргә яратам, шунлыктан Ходай юлымда гел изге күңеллеләрне очрата да, - ди.
Бирегә яшәргә килгәч, уңайсызлыклар сизмәгән Рушания апа. Күп кибетләр, социаль учреждениеләрнең керү юлы пандуслар белән ясалганын әйтте. Аннан шәһәрдә аралашу мөмкинлеге дә киңрәк ачыла, дип саный ул. Шулай ук төрле очрашу-чараларга, түгәрәкләргә дә барып була. Ә Рушания апа бик актив, андый чараларны үз итә, чакырсалар, баш тартмый. Көр күңеллелекне Ходай аңа өеп биргән.
Кул эшләре турында аерым мәкалә язып булыр иде. Бәйләү, чигү, сәйләннәр, квиллинг белән эш итә, канзашилар ясый һәм тагын бик күп кул эшләренә оста ул. Үрнәкләрен интернеттан карый, үзе дә уйлап чыгара. Бәйләгән башмаклары аякларны җылыта, чиккән сөлгеләре туйларда ямь биреп тора. Сүз уңаеннан, эшләнмәләр кирәк булса, Рушания апага мөрәҗәгать итәргә була, теләгән әйберне эшләп бирә. Ул чиккән сөлгеләр Оренбург якларына да, Чирмешәнгә дә даими рәвештә китәләр икән.
Күптән түгел аның белән бәхетсезлек очрагы булган. Аягын сындырып, өч айга гипста ятарга мәҗбүр. Мәрхәмәтле табиб Павел Рау вакытында медицина ярдәме күрсәтә. Аңа да рәхмәтләр укый ул. "Аллаһы Тәгалә авыр вакытларда юлыма шундый изге күңелле кешеләрне китереп куя, хикмәт дип әйтимме соң моны", ди. Аңардан бер зарлану сүзе ишетмәдем. Булганына шөкер итеп, тормыштан ямь табып гомер итәләр алар. Киләчәктә Рушания апаның хыялы: гарәпчә укырга-язарга өйрәнү. Булдырыр анысын да. Янында һәр эшен хуплаучы, булышучы тормыш юлдашы - Атлас бар. Бер-берсенә булган хисләрен сүндермичә, тигез, бәхетле тормышта яшәсеннәр иде. Алар моңа лаек.
Розалия Мостафина
Нет комментариев