Суык белән куышып
Бөтен ил буенча үткән чаңгы ярышында быел 2 меңнән артык лениногорскилы катнашты. Узыш Казанда узачак Универсиада һәм 2014 елда Сочида үтәчәк Олимпиадага багышланган иде. Һава торышы чаңгыда узышу өчен бик уңышлы булды: салкын да булмады, артык җылы да түгел иде. Шуңа Боз сарае тирәсенә халык иртән үк җыела башлады. Ике...
Бөтен ил буенча үткән чаңгы ярышында быел 2 меңнән артык лениногорскилы катнашты. Узыш Казанда узачак Универсиада һәм 2014 елда Сочида үтәчәк Олимпиадага багышланган иде.
Һава торышы чаңгыда узышу өчен бик уңышлы булды: салкын да булмады, артык җылы да түгел иде. Шуңа Боз сарае тирәсенә халык иртән үк җыела башлады. Ике дистәдән артык предприятие һәм оешмадан кырыгар кеше катнашты, диде оештыручылар. Алардан тыш, мәктәп укучылары, төрле уку йорты студентлары бар бит әле. Үз оешмаларының логотипларын күрсәткән плакатлар тотып чыгучылар да күренде.
Көч биреп торучылар узышучылардан да күбрәк иде дисәм, ялгышмам. Һәр учреждение, оешма-предприятие җанатарлары "Тизрәк, тизрәк!" дип, йөгерүчеләргә көч-куәт биреп торды. Финишка килгәннән соң, шунда гына урнашкан буфетта кайнар чәй эчеп алу мөмкинлеге бирелгән иде. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев