Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Тормыш яме – хатын-кыз!

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында...

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген дә без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз, матур сүзләр әйтәбез. Шундый җылы сүзләр 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Мәдәният сараенда үткән кичәдә яңгырады.


Мәдәният сарае бу көнне гүзәл туташлар, күркәм ханымнар һәм хөрмәткә лаек апа-әбиләр белән шау-гөр килеп торды. Алар ишектән керүгә үк үзләренең кадерле һәм кирәкле зат булуларын тойганнардыр. Фойеда хатын-кызларны Мәдәният сарае фольклор коллективлары җыр-моң белән каршы алды, бүләкләр өләшенде. Төп бәйрәм кичәсен Н.Захарова җитәкчелегендәге балалар музыка мәктәбе оркестры ачып җибәрде.
8 Март бәйрәменең тарихы 1857 елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре аз хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 елдан 8 март - рәсми төстә ял көне. Башка илләрдә дә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә, тик төрле көннәрдә. Әйтик, Үзбәкстанда ул Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әрмәнстан һәм Англиядә мондый бәйрәм өчен 7 апрель көнен сайлаганнар, Америкада исә ул май аенда билгеләп үтелә. Ләкин кайда һәм ничек үткәрелүенә карамастан - ул гүзәл затлар хөрмәтенә үткәрелә. Нәкъ менә алар - дөньяның тоткасы, гаилә учагын кабызучы һәм саклаучы. Бу сүзләрне раслагандай, Людмила Михайлова залда утыручы мөхтәрәм затларга "Погода в доме" җырын тәкъдим итте. Шәһәр мэрының тәбрикләү сүзләре дә күңелләргә сары май булып ятты.
- Хатын-кыз һәм ана булу - иң зур бәхеттер ул. Чөнки хатын-кыз гаиләнең тоткасы. Нинди генә эшкә алынса да, "эһ"тә итми башкарып чыга һәм уңыш казана. Хатын-кызга, әйтерсең, бөтен матурлык, сабырлык, игелеклелек, йомшаклык, мәхәббәт салынган. Шушы мәхәббәтне ул балаларына да, оныкларына да дөрес бүлә. Сезгә иң җылы, матур теләкләрне җиткерәсе килә, - диде Рәгать Хөсәенов. Район башлыгының матур теләкләрен Сарабиккол авылы үзешчәннәре, "Сәрвиназ" балалар ансамбле, "Пируэт" төркеме җыр-бию аша әйтеп бирсә, "Fashion" модельлек агентлыгына йөрүче кызлар мода күрсәтеп, гүзәл затларга чәчәк өләште. Әлеге матур күренешне роза чәчәге таҗлары яңгыры алыштырды.
Хатын-кызның бөтен матурлыгы - ана булуда. Шәһәребездәге Ана дигән бөек исемгә лаек булган ханымнар бик күп. Шуның егермесе "Ана даны" медале белән бүләкләнергә өлгергән. Районыбызда барлыгы 564 күп балалы гаилә исәпләнә икән. Алар өчен өй төзүгә җир кишәрлеге бирелүе хакында әйтеп үтте алып баручылар. Ана өчен иң зур бүләк - баласы, үз нарасые тарафыннан эшләнгән эш. Нәкъ шуны истә тоткандай, "Астра" ансамбле, яшь башкаручылар Айгөл Хәкимова һәм Илмир Сәхәбетдинов тарафыннан башкарылган музыкаль композиция кичәгә ямь өстәде.
Галимнәр исәпләгәнчә, хатын-кыз елына 40 меңгә якын савыт-саба юа, 300 килограммга якын бәрәңге чистарта, кибеттән 1 тоннага якын азык-төлек алып кайта икән. Өстәвенә балалар һәм ир. Моннан тыш, үзен дә карарга, зәвык белән киенергә дә өлгерә хатын-кыз. Ничек сокланмыйсың ди шундый гүзәл затка?!
Ислам дине дә иң әүвәлге заманнардан ук хатын-кызның ана булуын батырлыкка, фидаилеккә тиңли: "Оҗмах - аналарыбызның аяк астында" диелә. Бу сүзләрнең дөреслеген төбәгебез шагыйре Таһир Шәмсуаров "Хатын-кыз" шигыре белән дәлилләде.
8 Март уңаеннан оештырылган кичәдән иң-иңнәренә: Түбән Чыршылы авылы "Спартак" хуҗалыгында сыер савучы Фәния ханымга, Бәкер шифаханәсе шәфкать туташларына, Сарабиккол Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сарыймовага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, яңа гына бәби алып кайтырга өлгергән әниләргә сертификат тапшырылды. Гүзәл затларыбызны тәбрикләп, Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы студентлары җыр-бию генә бүләк итеп калмыйча, үзенчәлекле итеп бәйрәм белән котладылар. Сарабиккол авылыннан килгән биючеләр дә мактауга лаек. "Баллада" ир-егетләр вокал ансамбле Раил Гыйззәтуллин, Ләйсән Төхвәтуллина һәм Мәдәният сарае фольклоры коллективы тарафыннан башкарылган музыкаль композицияне дә җылы кабул итте залдагылар. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булуын Миләүшә Идиятова тагын бер кат исбатлады. Быелгы 8 Март бәйрәме башкаларыннан үзенең музыкальлеге белән аерылып торды. Җырларның күпчелеге - татарча булуы куандырды. Гомумән, сәхнәгә куелыш, декорация, музыка төрлелеге, сөйләм осталыгы югары дәрәҗәдә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм