Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Язга әзер булу мөһим

Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Көн кадагына иң актуаль мәсьәләләр куелган иде. Муниципаль район территориясендә экологик икеайлык үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев чыгыш ясады. - Яз соң килсә дә, бик җылы һәм актив булачак. Шул сәбәпле, районның 15ләп авылына ташу куркынычы яный....

Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Көн кадагына иң актуаль мәсьәләләр куелган иде.

Муниципаль район территориясендә экологик икеайлык үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев чыгыш ясады.
- Яз соң килсә дә, бик җылы һәм актив булачак. Шул сәбәпле, районның 15ләп авылына ташу куркынычы яный. Без аңа бүгеннән әзер булырга тиеш. Вакытында яумаган кар, яз көне төште. Аның эрүен көтеп тормаска, урамга чыгып, тарата башларга кирәк,- диде.
1 апрельдән экологик икеайлык башланды. Аның барышында урамнарны чүп-чардан арындыру белән бергә, койма, гараж тирәләрен тәртипкә китереп буяп куярга кушылды. Идарәче компанияләр чистарту эшенә тотынган инде, тик кыш буе җыелган чүп-чарны алар гына җыеп чыга алмый. Шуңа һәр предприятие үз территориясен чистартырга тиеш. Ә шәһәр һәм районкүләм өмә быел 21 апрельдә үтәчәк.
Рәгать Галиәкъзамович 1 майга бүгеннән әзерләнә башларга, диде. Бәйрәм эстафетасына кадәр асфальт юылып, агачлар утыртылып бетәргә тиеш. Моннан тыш, тиешле урыннарга эскәмияләр, урналар кирәклеге һәм иң чиста территориягә конкурс оештырып, анда актив катнашкан оешма-предприятиеләрне бүләкләргә, дигән тәкъдим кертте.
- Киләсе елда мөһим вакыйга көтелә. Татарстан нефтенә - 70 ел. Юбилей датасына әзерләнеп, шәһәр һәм районны идеаль тәртипкә китерергә кирәк,- диде ул.
Җәйге вакытта балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләсе белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк таныштырды. Ул шәһәр һәм районда яшәүче балаларның ялын оештыру турындагы карарның расланган булуын әйтте. Быел ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 3 мең 252 бала ял итәчәк. Әлеге максаттан, лагерьларны тәртипкә китерү эшләре буенча, ведомствоара комиссия төзелгән. Аның составына шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре кертелгән.
Көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе - газет-журналларга язылу компаниясен оештыру иде. 23 мартта муниципаль район башлыгы тарафыннан газет-журналларга язылуны оештыру турындагы боерык имзаланган. Аның нигезендә, һәр оешма-предприятиегә план билгеләнгән. Боерыктан күренгәнчә, әлеге эшләрнең үтәлешен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк контрольдә тотачак. Владимир Васильевич билгеләп үткәнчә, районыбыз элек газет-журналларга язылу буенча беренче унлыкта барган. Тик узган ел кимү күзәтелгән. Бу бигрәк тә җирле һәм республика газетларына кагыла, диде ул.
Рәгать Хөсәенов бу турыда үз борчуын белдерде:
- Халык аз укый башлады. Алар белән беррәттән, оешма-предприятие җитәкчеләре дә җирле газетларга язылуны онытты. Шәһәр һәм район тормышы газет битләрендә, җирле телевидение тапшыруларында чагыла. Шуңа да, сез - хөрмәтле җитәкчеләр, газетка язылу буенча үрнәк күрсәтергә тиеш. Язылып кына калмыйча, үзегез дә әңгәмә, мәкаләләр бастырырга, һәрдаим журналистлар белән элемтәдә торырга тиеш.
Җитәкчеләргә газетларга язылу өчен бер атна вакыт бирде шәһәр башлыгы. Ул тәмамлангач, төпле анализ ясалачак.
5 - 12 апрель аралыгында шәһәр һәм районда "Язгы миһербанлылык" атнасы узачак.
- Мондый акция ел саен үткәрелә. "Лениногорскнефть", "Тампонаж эшләре идарәсе", "Бораулау эшләре идарәсе", "Контакт-С" җәмгыятьләре аларда аеруча актив катнаша. Башка предприятиеләрнең дә кушылуын көтәбез, - диде муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова. Аңа Рәгать Галиәгъзамович кушылып, һәркемне хәйрия эшләре белән шөгыльләнергә чакырды.
- Эшләнәсе эшләр шактый. Быел Савочкино авылын газлаштырасы, тротуарларны, кварталларны тәртипкә китерәсе бар. Мәктәпләр ремонт эшләрен көтә. Моның өчен республика бюджетыннан 21 миллион акча бүлеп бирелде. Әмма шефларга, инвесторларга да мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Чөнки мәктәпләрдән тыш, спорт мәктәбе, Мәдәният сарае, бала тудыру йорты һәм башка социаль объектлар ремонтка мохтаҗ. Мөмкин булганча, барыбыз да ярдәм итәргә, күмәкләшеп эшләргә тиешбез,- диде ул, киңәшмәне йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урам ќыю

2
X