Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Әбиләр дөньяга чыкты (булган хәл)

Миңлегөл терәлеп торган күршесе Аня белән “дөньяга“ чыгып керергә булдылар. Дөнья дигәннән, туксанынчы дистәләрен ваклап килүче апаларның соңгы арада бөтенләй чыгып йөрегәннәре юк. Ә менә бүген аларны зурлап бәйрәмгә дәштеләр. 

Өлкәннәр көне уңаеннан узучы чарада иде ул. Ветераннар советыннан Галина ханым, кат-кат килеп чакырды. Шулхәтле кыстауларга, килми калмагыз дигәч, ризалашмыйча булдыра алмады әбиләр. Яшь чакларын искә төшерү, бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашу мизгелләре дә ымсындырды әбекәйләрне. Бәйрәм буласы урын да аларның йортыннан әллә ни ерак урнашмаган. Ник бармаска әле? Күңел ачуларны, туйганчы ашауларны күреп үскән буынмыни алар? Ичмасам, рәхәтләнеп кеше арасында йөреп кайтырлар, дип матур күлмәкләрен сайлый башладылар. Олыгаеп килсәләр дә, җырдагыча картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да?! Күңелләре белән алар яшь,тик менә картлык дигәне генә ишек төбен “сагалый”. Каһәр, үзен нык сиздерә. Бөтен бәла шунда ки, Миңлегөл әбинең күрү сәләте чамалы, ә Аня дигәненең аяклары йөрми. Әбекәйләр бәйрәм хакына бөтен авырту-сызлауларын онытып юлга кузгалды. Урамга чыгу белән, сабый балалардай, кояшны күреп сөенде. Көне дә җылы иде, назлы җил аларның битләреннән сыйпады. 
- Аня, смотри дорогу хорошо, правильно идем?- дип русча сукалап Миңлегөл күршесенә тотына-тотына алга атлады. Әбиләрнең ашханәгә баруларын чамалап, кемдер: 
- Кара инде син бу әбиләргә! Берсе - аксак, икенчесе юньләп күрми. Нәрсә диеп йөриләр икән инде? И, тамаклары ачтыр инде боларның, - дип, каты бәрелде. 
Күрмәсә дә, барысын да ап- ачык ишетте Миңлегөл әби. Мыскыллауга түзә алмыйча: 
- Аллага шөкер, хәзер җаның тели, шул бар, Җәннәттә яшибез, дип шатланабыз. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын! Аш хакын хаклап баруыбыз, - дип җаваплады. Артындагылар: 
- Бәрәч, болар татарча аңлыйлар икән бит дип, - тынып калдылар. 
... Миңлегөл әби белән Аня түти әле дә барганбыз, дип сөенделәр. Бәйрәм чарасы аларга бик ошады, күңелләре тулып, күз яшьләрен дә сөрткәләде. Биеп тә карадылар, җырлап та алдылар. Берничә сәгать эчендә шактый алҗыды, җәүяләп кайтырга хәлләре дә калмады. Машина белән генә кайтырга булдылар. Тик шофер егет кенә аларның кайда яшәгәннәрен аңламыйча, янәшә йортта төшереп калды. Транспортта йөрү ярамадымы, әллә көннәре “кызу” булды, башлары әйләнеп эскәмиягә барып утырдылар. 
- Аня, яхшылап кара, кая без? Йортыбыз ерак микән әле?- дип зиһеннәрен җыя алмыйча, тәмам аптырашта калдылар. 
- Менә сиңа кирәк булса! Әллә адаштык инде, - дип бераз пошаманга да төштеләр. Өстәвенә суыта, караңгы төшкәне сизелә башлады. Шулвакыт Миңлегөл әби эңгер-меңгердә бер шәүләне абайлап, үтеп баручыдан. 
- Кызым, подскажи, Горький урамы еракмы?- дип сораган иде. Узып баручы күршеләрен танып: 
- Әллә Миңлегөл әби син инде? Әнә ич безнең йорт, - дип уң якка ишарәләде. Яхшылап карасалар, кайтып җиткәннәр. Каршы йорт эскәмисендә генә утыралар икән, ләбаса! Үзләренең балконнарын да күргәч, әбекәйләрнең эчләренә бөтенләй җылы керде. Бәхет кошы тоткандай, фатирларына йөреп түгел, йөгереп диярлек кайттылар. 

Зилә Мөдәррисова

рәсем авторы: Эльмира Толстова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев