«ЧИР КИТӘР, ГАДӘТ КАЛЫР»
Мин аны дустым да, якын танышым да дип әйтә алмыйм. Аның белән әледән-әле күрешеп, очрашып торуыбыз да гел очраклы килеп чыга. Бу юлы да шулай булды.
«Университет янындагы бакчаны беләсең бит. Шунда кил әле. Мин сине көтәм», – диде дә, миңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә элемтәне өзеп куйды. Сәер кеше. Мин ни эшләп йөрергә тиеш инде анда?! Шулай да барырга булдым. Кызык бит, нәрсәгә чакыра икән?
Эскәмия янында арлы-бирле йөренеп торган ханымны дистәләгән кеше арасыннан тиз танып алдым. Кара әле, күрешмәгәнебезгә дә еллап вакыт узып киткән икән бит. Ә ул бирешкән, бөтенләй бирешкән... Картаеп киткән, димме. Әмма уйлаганымны йөземә чыгармыйча гына сәлам бирдем дә, култыклап алдым.
– Нәрсә булды? Әллә янамы? – дим, шаярткан булып. Ул миңа текәлеп карады да, үпкәләгәндәй итеп: «Ә син һаман көләсең, – дип куйды. – Нишлим микән, малай (безнең якта шулай сөйләшәләр), картаеп беткәч, йөри башлады теге нәрсә.
«Теге нәрсә»нең кем икәнен беләм инде мин. Ирен шулай дип әйтә ул.
– Картаеп беткәч, кемгә кирәк без? Йөрер-йөрер дә, кайтыр. Тапкансың кайгырыр нәрсә...
– Сиңа җиңел лә ул әйтүе. Синең хет, ичмасам, картаймыш көнеңә ике балаң бар. Ә минем... – диде дә, елый ук башлады.
Аны ничек юатырга белми, шактый вакыт сөйләшмичә генә бакчаны арлы-бирле әйләндек. Өшетә башлагач, якындагы кафега юнәлдек. «Нишлим, малай?» – дип кабатый ул баягы сүзен. Һәм ашыга-ашыга сөйләп китә. Бертуктаусыз аккан күз яшьләре салкыннан кызарган бит алмалары буйлап тәгәрәп төшә. Ул сөйли, ә мин үземчә нәтиҗә ясыйм: ханым ирен югалтудан курыкмый, ялгыз калудан курка.
– Син үзең дә гаепле, – дим, танышымны тынычландырырга керешеп. – теге нәрсә дә, теге нәрсә... Өйдә дә шулаймы? Яши торгач, җылы сүзләрең беттеме? Олыгайгач кирәк бит алар...
– Син нәрсә, – ди ул, – оялмыйча, кочакларга кирәкмиме тагын?!
Гадәттә, баласыз гаиләдә ир белән хатын бер-берсен баладай күреп яши. Андый парларны да беләм. Алар урамда җитәкләшеп йөри. Өйдә дә бер-берсенә «матурым» да, «акыллым» гына... Бәлкем, алар – йөзгә бердер. Әмма ләкин бар. Әнә шул сүзләр ике араны күзгә күренмәс җепләр белән бәйли дә инде. Чал чәченнән бер сыйпап куйсаң, бер җылы-матур сүз әйтеп куйсаң, мактап та җибәрсәң... Инде гомер баешында аерылган ир, йә хатын үзен ялгызлыкка (балалары булмаса, бигрәк тә) хөкем итеп, нәрсә эзли соң? Ни җитми аларга? Ялкынлы мәхәббәт түгел ләбаса.
– Сөйләш әле аның белән, – ди ул саубуллашканда. – Кеше көлдереп йөрмәсен. Инде күршеләр гайбәт сата башлады. Оят, билләһи.
– Кирәкме соң ул сиңа? – дим, ни өчен бирегә чакырылуымның сәбәбенә төшенә башлап. – Яратмыйсың, дип әйтмим дә инде, туйгансың ич син аннан... Сез бит бала-чага түгел, үзегез килешсәгез генә...
– Аңладым, – ди хатын, – мине гаеплисең: ул – әйбәт, мин – начар. Ул 60 яшендә хатыннар белән йөрсен, ә мин аның кайтканын көтеп утырыйм.
...Аңламадың шул менә. Сүз кемнең әйбәт, кемнең начар булуы турында бармый. Сүз инде, гомумән, бу хакта бармый. Аллаһы Тәгаләдән күңел тынычлыклары бирүне, тигез картаюны сорыйбыз. Өйдә тынычлык, бер-береңне аңлау булмаса, әнә шулай чәчләргә чал кунгач та, тормышлар чәлпәрәмә килә.
Баягы танышымның ире дә: «Әшәке телле, түзәр хәл юк, – дип зарланды. – Әйтәсе сүзен әйтеп бетерде инде ул миңа», – диде.
– Китәсең, алайса... Жәл түгелме?
– Жәл, – ди ул, авыр сулап, – ни хәл итим соң, үзе гаепле бит, һаман мине талый.
Шуның белән сөйләшү тәмам. Минем: «Кайт, башка алай итмәс», – дип үгетләргә телем әйләнми. Ни дисәң дә, мәкальдәгечә – чир китәр, гадәт калыр инде ул...
Мәдинә АВЗАЛОВА
http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=4131
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев