Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Тормыш иткәндә ятлар түгел, үзеңнеке кирәк

Гатифә апаны мин күптән белә идем, чөнки Сабантуйларда ул төрле уеннарда катнашып, призлар да ала иде. Иде дим, баксаң, ул мәрхүмә булган. Бу турыда бер-ике ай элек белдем.

 

 

Аның миңа берничә тапкыр очрашуыбызда үз тормышы һәм  яшәү барышында ясаган  ялгышлары-хаталары турында сөйли иде. Бервакыт “Заман сулышы” газетында язмаларым чыга башлагач, үз тарихын да шунда язарга сорады. Тик нигәдер катлаулы, гыйбрәтле булган еллар турында язарга күңелем каршы булды. Бәлки, вакыты да заманага туры килмәгәндер..

Гатифә авылдагы иң чибәр кызлар рәтендә була, аның матурлыгын ир-егетләр дә игътибарга алмый калмаган. Дус кызлары да: “Синнән ниндидер дулкын тарала, шуңа күрә бөтен кешене үзеңә тартасың, каян шундый духилар табасың?” – диешкәннәр. Шуны да әйтеп үтим: алтын куллы кыз буларак киемнәрен дә зифа гәүдәсенә туры китереп теккән ул. Бәйрәмнәргә кызларны да куандырган, һәрбарчасына төрле тукымадан, килешле итеп тегеп биргән.

Сугыштан соңгы елларда күпме кызлар ялгыз калганнар, кайберләре сөйгәннәрен дә сугышка озатып каршы алу бәхетенә ирешмәгәннәр. Минем дә ике абыем Фәтхетдин һәм  Сәхәбетдин сугыш кырында һәлак булганнар, әби сөйләвенчә, яратып йөргән кызлары булган. Мондый күренеш һәр авылда күзәтелгән. Күпме асыл егетләр ил өчен яу кырында ятып калган, туган илен сагынып-саргаеп чит илләрдә күмелгән. Урыннары оҗмах түрендә булсын инде... Гатифә сугыш кырыннан медаль-орден тагып кайткан егет белән аралашып, йөреп китәләр. Озак та үтми, туй үткәреп, гаилә коралар. Әти-әниләре, туган-тумачалары ике яктан да алар өчен куаналар. Чөнки бик пар булалар. Гатифә кайната-кайнана йортын үзе чиккән кашагалар, мендәр-сөлгеләр белән бизәп куя. “Өйдә кояш нурлары гына түгел, киленнең нурлы  йөзләре дә гел балкып торсын”, - ди кайнана да. Ике каенсеңелесенә дә күлмәкләр тегеп кидерә ул. Дус-тату яшәгәннәр.

Бер өч елдан соң иренең энесе (ул сугыштан соң рус кызына өйләнеп, Белоруссиядә калган була) хатыны һәм кызы белән кайтып төшмәсенме?

-    Кайнанам улының шундый ерак җирләрдә төпләнеп калырга уйлаганына бик кайгырган иде. Ходаем, Салихка үз авылыбызда кызлар табылмас идемени? Шул сугыш дигәне булмаса, мин үз улымны күрергә тилмереп ятар идеммени? дип еш кайгыра иде. Чыннан да, ул хатларны да нигәдер сирәк язды. Кайнана шуңа да гарьләнде кебек. Менә Лена белән дә күрештек, ул да чибәр хатын икән. Тиз арада кайнана әни белән дуслаштылар, әз-мәз татарча сүзләр өстәп тә сөйләшә иделәр. Алар сөйләшкәнен ишетү безгә кызык иде. Рус халкының аш-сулары белән таныштык. Гомумән, матур яшәдек. Тирә-күршеләр дә хәйран кала иделәр.

-    Нефть тармагына эшчеләр кирәк булгач, һәрберебез үзенә яңа һөнәрне үзләштереп, эшли башладык. Аннары нефтьчеләргә бараклардан фатирлар бирә башладылар. Башта без күчендек, аннары Салих белән Леналар Писмәнгә киттеләр. Ял көннәрендә әтиләрдә мунча ягабыз, “көтүебез җыелды”, дия әти. Ачуланып түгел, әлбәттә. Яратып, шатланып каршы алалар иде. Өстәл тулы ризык, балалар да бер-берсе белән дус. Бер чиләк сыелы самавыр алдында чиратлап сыйланабыз.

-    Бервакыт иремнең күзе күбрәк Ленада тукталса, Салих миңа күз кыскалый башлады. Шаяргандай кебек тоела инде. Юк, алай булмаган икән шул. Миңа ул ни өчендер иремнән ягымлырак, йомшак күңеллерәк кебек тоела иде. Гариф кырыс холыклы шул, беркайчан да өстәл артыннан рәхмәт сүзен әйтеп китмәде. Салих телендә гел шул сүз. Хатын-кызның күңеле нечкә бит, бер яхшы сүз эретә дә, елата да. Бу кайгыдан елау түгел, киресенчә, шатлыклы күз яшьләре күздән ага. Чоланга кереп, үксеп елаган чакларым да әз булмады.

-    Бер җәй көнне барыбыз бергә печәнгә урманга бардык. Һәм шунда бер аулак җирдә Салих белән булдык. Берсе дә сизмәде ахрысы, һәркем эш белән мәшгуль иде. Кайнана-әни генә миңа шелтәле караш ташлады, сиздеме икән, дип уйладым. Шушы көннән соң без Салих белән төрле хәйләләр корып, очраша башладык. Яраттым мин иремнең энесен, нинди зур гөнаһ бит бу! Беләм, аңлыйм, эчемдә утлар дөрләп яна, тик ул утны таратырлык кеше юк. Берәрсенә сөйләсәң – гаиләләр таркалачак, ике якта да икешәр бала...
-    Бу гыйшык уеннары дүрт елга сузылды. Ярый әле, Салих миннән акыллырак булды, аннары Ленаны да яраткан-хөрмәт иткәндер, алар чирәм җирләргә чыгып киттеләр һәм дөрес эшләделәр.

-    Еллар үтте... Картайдык, үзем чирли башладым, бер елны больницага салдылар. Гариф мине көн-төн саклады. Бер минутка да янымнан китмәде дисәм, һич арттырмам. Палатада ятучы ике хатын көнләшеп тә куйдылар. Ул мине бәдрәфкә йөртте, юындырып, ашатып-эчертеп торды. Саулыгым өчен көрәште, табиблар да аңа янымда утырганга каршы килмәгәннәр. Менә бит нинди ир булды ул. Аңардан да мәнле, мәрхәмәтле кеше булмагандыр. Ә мин аның кадерен белмәгәнмен. Их, яшьлегемә кире кайтып булса, мин аңа башка мөнәсәбәттә булыр идем, - дип сүзен тәмамлады ул.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды

Галия Шакирҗанова.

Фото: pixabai.com

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев