“Тормышны бер казыктан башладык” (ЯЗМЫШ)
54 ел гомер азмы, күпме? Бер кеше өчен әллә ни күп түгелдер дә кебек ул. Ә менә бер гомерне икәү узарга вәгъдәләшкән, тормышның ачысын-төчесен уртак итүчеләр өчен бу затлы һәм кадерле сан. Зәй районы Имәнлебаш авылында яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе дә тормыш сукмагыннан 54 ел бергә атлый икән инде. Мондый бәхет бар кешегә дә елмаймый бит. Гаилә ныклыгын ничек саклап калырга, дип без дә кызыксындык.
“Германиядә өч ел хәрби хезмәттә идем, Миңниса мин әйләнеп кайтканны көтте дә кавыштык инде”, – дип сүзне кыска тотты Рәшид абзый. Аз сүзле ире әйткәннәрне кет-кет итеп көлеп торган хатыны Миңниса апа дәвам итә. Бер авылдан була алар, бер сыйныфта укыйлар. Рәшид абый гел “биш”легә генә укыса, Миңниса апа кайбер фәннәрдән калыша. Ул вакытта бер дә сыйныфташына ярдәм итәргә ашыкмый әле Рәшид абый. Үсмер чак узгач кына бер-берләренә хисләре уяна.
Икесенә дә 22 яшь тулгач, гаилә корып җибәрәләр. “Безгә зурлап “комсомол” туе ясадылар бит, гел кинодагы кебек булды менә!” – дип елмаешалар әңгәмәдәшләрем. Миңниса апа әйткәннәрдән “комсомол туе” дигәннәре болайрак уза торган була. Ул вакытта Зәй районы бетеп торып, Чаллы исеме астында яши әле. Чаллыдан бер зур кеше килеп (комсомол кешесе дип хәтерләрендә калган), Әхмәтҗановларга туй ясый. Клубка келәм җәяләр, яшьләрне җитәкләп клуб эченә алып керәләр, сәхнәнең иң түренә утырталар. Миңниса апа туй күчтәнәче итеп кунакларга алтмыш кулъяулыгы өләшә бу көнне. Ул әле дә дистә еллар элек әйтелгән тәбрикләү сүзләрен яхшы хәтерли.
“Тормышыбыз бер казык кагудан башланып китте. Казыктан капка җиткердек, аннан агач өй салдык, аны дүртпочмаклыга әйләндердек, соңрак таш өй салдык”, – дип узган гомерләрен сөйләп китте Рәшид Әхмәтҗанов. Кара син, сөйләшмичә генә торган иде бит, Миңниса апа ярдәме белән аның да теле ачылды! Хатын-кыз кирәк чакта шулай хәйләкәр дә була белергә тиеш, димәк. Ир белән озак гомер итүнең беренче середер инде бу, дип теркәп куябыз.
– Каенанам, мин килен булып төшкәч, өч ел торды да, үлде шул. Бик әйбәт ана иде ул. Мин сыер савып эштән кайткач та, ят-ят дип кенә тора иде, – дип иренең анасын мактап ала Миңниса апа. Сайлап алган ярыңның ата-анасына тирән хөрмәт белән карау, яхшы сүз белән искә алу – тату гомер кичерүнең тагын бер сере. “Аерылышырга дигән теләк түгел, уй да булмады”, – дип елмая Әхмәтҗановлар.
Рәшид абый кырык елга якын авылда механизатор булып хезмәт куя, Миңниса апа – алдынгы сыер савучы. Бүген алар – авылның хөрмәтле кешеләре. Бер кыз, бер малай үстергәннәр. Алар хәзер үзләре дә эшле-ашлы, гаиләләре белән Зәйдә яшиләр.
– Дәү әти, дәү әнидер инде сез хәзер? – дип кызыксынгач, Рәшид абый уйга кала. Хәтереннән генә оныкларын барлавы икән.
– Оныкчыклар да өчәү бугай инде безнең! – ди ул бераздан.
Әле дә йорт-җир тирәсендә кайнаша алар. Мал-туарлары юк, аның каравы бакча эшеннән аерып булмый Әхмәтҗановларны. “Ярты бакча кабак үстердек, кая куярга да белмәссең!” – дип көлә Рәшид абый. Миңниса апа авылда бәйрәм-мәҗлес була калса, оста итеп чәкчәк пешерүче әле. “Җырларга дисәләр, җырлыйм, пешер дисәләр, пешерәм. Картаям дип утырсам, ничек яшәргә кирәк?!” – дип үзеннән-үзе гаҗәпләнеп куя Миңниса апа.
Бер-береңне аңлау, юл кую – алар кебек алтын картлыкка җитүнең төп сере шушы. Хушлашканда Миңниса апа пышылдап кына яшьләргә киңәшен дә бирде: “Тормыш иткәндә сабырлык кирәк, үскәнем. Ялкау булсаң, эшләмәсәң, гаилә корып булмый!”
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев